Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Мурзиха авылында яңа футбол кыры булачак

Авылда җирлек башлыгының отчет сессиясе узды.

Мурзиха авыл җирлеге башлыгының хисап җыелышы барышында кабул итүгә шушы авылда яшәүче Александр Лемасов район җитәкчелегенә рәхмәт сүзләре белән килгән.

Үткән елда Александр Лемасов район башлыгына мөрәҗәгать итеп, М7 трассасыннан Мурзихага юлны төзекләндерүләрен сораган булган. Юлга ремонт ясалган, анысына гына да түгел. «Юл-урам челтәрен төзекләндерү» программасы буенча Ленин урамы буйлап 350 метр арага вак таш җәелгән юл салынган, Мәктәп урамының 300 метры асфальтланган, Яшьләр урамындагы кебек үк, тротуар барлыкка килгән. 

− «Мурзиха − Токмашка» юлын «Алексеевскдорстрой» хезмәт күрсәтүенә тапшырулары шатландыра, анда көзен үк чокыр-чакырларны ямадылар. Бу юлга икенче сулыш өрделәр, дияргә була. Юлларны кардан да алар чистарта, − дип өстәде җирлек башлыгы Илдар Гаделшин.

Бу көнне чишеләсе проблемалар турында да сүз булды. Мисалга, шуларның берсе Алабугага автобус рейсларының санына кагыла. Хәзер авыл кешеләренең шәһәргә атнасына 3 тапкыр бару мөмкинлеге бар, ләкин, Любовь Близнюк сүзләренә караганда, бу гына җитәрлек түгел.

Райбашкарма комитетының инфраструктура бүлеге башлыгы Илназ Миңлебаев аңлатуынча, күпсанлы мөрәҗәгатьләргә бәйле рәвештә, рейслар санын бишкә кадәр арттырырга булганнар. Хәзер автобус дүшәмбе, чәршәмбе, җомга, шимбә һәм якшәмбе йөриячәк. Пассажирлар күп булса, рейсларны көн саен җибәрү мөмкинлеге дә каралачак. 

Авыл кешеләренең әйтүенчә, узган ел ахырында яңа кибет ачылуы зур куаныч булган, аны «Авыл кибете» республика максатчан программа кысаларында төзеп куйганнар. Анда бар уңайлыклар да булдырылган. 

− Продукция төрле, яхшы, кибет эче матур һәм чиста. Берәр әйбер кирәк булганда, сатучылар аны безнең өчен кайтаралар, − ди Татьяна Гаранина.
Мурзиха җирлегендә быелга ниятләр зурдан: Яңа Мурзиханың Үзәк урамында 300 метр асфальт юл төзү, урамнарда 22 яктырткыч урнаштыру. Авыл җирләрен комплекслы үстерү буенча программага карый торган 2 гариза алынган, димәк, авылда яңа футбол кыры булачак, балалар мәйданчыгы төзекләндереләчәк. 

Авылны үстерүгә биредә яшәүчеләр дә үз өлешен кертә. Үзара салым программасы нигезендә:
— Яңа Мурзиха авылында Ленин урамыннан Захаров урамына кадәр тыкрык буйлап коега хәтле юлга;
— Иске Мурзиха авылындагы зират юлына;
— Токмашка авылындагы Кызылгвардия урамы буйлап юлга җәю өчен вак таш сатып алу планлаштырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев