Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Оста кулында ут уйный

Тормыш ыгы-зыгысына бирелеп кайчагында янәшәбездә гаҗәеп үзенчәлекле һәм талантлы кешеләр яшәвенә игътибар да итмибез. Ә андый кешеләр һәр авылда (шәһәрләр турында сүз бармый) диярлек бар һәм аларны күрә белергә, матбугат һәм башка чаралар аша гавамны аларның хәл-халәте, ни-нәрсә белән шөгыльләнүләре, иҗтиһат яисә башка юнәлештә нинди уңышларга ирешүләре берлә таныштырырга кирәк....

ЗӘЙТҮНӘ

Зәйтүнә - атаклы мулла Һади хәзрәт кызы, инде буй җиткергән, бүген үк кияүгә бирешле. Тик юньле-рәтле егет затын гына табармын димә. Утызынчы еллар... репрессия котырына. Аннары, "халык дошманы кызы" дип, синең кызыңны алырга атлыгып торучы да юк.

Канлы репрессия тегермәненең тәгәрмәче әйләнә тора, күп кенә хәлле крәстиәннәр, дин әһелләре, йорт-җирләре конфискацияләнеп, гаиләләре белән ерак Себер якларына, кемдер Урал, кемдер башка тарафларга сөрелә. Һади хәзрәтне гаиләсе белән Башкортстанның Краснокамск каласына озаталар. Тырыш мулла һәм аның балалары чит-ят җирләрдә дә югалып калмый, әлбәттә, яңа урынга яраклашып, гомер юлын дәвам итә. Зәйтүнә дә, кайбер туганнары үрнәгендә, картон фабрикасына эшкә урнаша. Биредә Хөсәен атлы егет белән таныша. Егет белән кыз дуслыгы никахка алып килә. 1938 елда мәхәббәт җимеше булып уллары Салих туа.

Сабыр хатын Зәйтүнә, ире дә тыныч, басынкы. Тик менә алар янында яшәүче кияүгә чыкмыйча сазаган ике кыз, иренең апалары гына авызларыннан ут чәчә, аҗдаһа диярсең, билләһи. Өзми-куймый Зәйтүнәне битәрлиләр: син фәлән дә, син төгән. Зәйтүнә иренә: "Яшәргә фатир табып, шунда күченик",- дип берничә тапкыр әйтеп карый, тик файдасыз, Хөсәен анык фикергә килә алмый.

1941 елда фашист явы купкач, Хөсәенне сугышка алалар. Инде карт кызлар Зәйтүнәнең күзен дә ачырмыйлар, талапмы-талыйлар. Ахырда яшь хатын түзми, төенчеген төйнәп, өч яшьлек Салихын кулына ала да, декабрь салкынына карамыйча, туган авылы Юраш якларына юл тота.

САЛИХНЫҢ ҮСМЕР ЕЛЛАРЫ

Зәйтүнәне туган авылында беркем көтеп тормый. Һади агайның гүрнәчәдәй иркен итеп салган бер дигән йортын сүтеп, колхоз кирәгенә башка җиргә күчереп салганнар, нык абзарлар, койма һәм капкага кадәр сүтелеп каядыр озатылган. Инде үзләре киткәндә үк конфискацияләнгән мал-туар, кош-корт турында әйткән дә юк. Ярымач өч яшьлек сабыен Кизнер станцасыннан кул чанасына утыртып (кемдер кызганып биргән) тартып кайткан хатынны элекке күршеләре кунарга үзләренә кертә. Тик анда да озак яшәп булмый, курка кеше дигәнең. Сугыш вакыты бит, аның үз законнары. Властьлар утыртып куярга да күп сорамас. Зәйтүнәгә баш иеп авыл сәвитенә барудан башка чара калмый. Рәхимле бәндәләр бар бит ул, рөхсәтсез диярлек кайткан ялгыз хатынны кызганалар, сабый хакына хәленә кереп, әлегә Юрашта яшәп торырга рөхсәт бирәләр: "соңрак күз күрер",- диләр аңа. Җайлана тагын, колхозда эшче кулларга нык кытлык булуы, Зәйтүнәнең кая кушсалар, шунда йөрүе дә зур роль уйнагандыр - яшь хатынны артык тинтерәтмиләр.

Салих ага өч яшьлек чагын да хәтерли, сугыш вакытында һәм аннан соңгы авыр елларда (үз йортлары булганчы) әнисе белән ким дигәндә биш гаиләгә өйдәш булып керергә туры килүен көрсенеп искә ала. "Тамак ул чагында ипекәйгә туймады инде ул. - Әни еш кына кычыткан ашы, алабута кушылган бәрәңге кәлҗемәсе пешерә торган иде. Әле дә хәтерлим, мәктәптә укыганда көрәк күтәреп, дәрестән соң мәктәп бакчасына көздән җирдә "качып" калган бәрәңгеләрне казып алырга китә идем. Күп тә казып җитешмим, мәктәп конюхы һәм шул ук вакытта бакча каравылчысы Әшрәфҗан бабай килеп чыгып, көрәгемне алып кала иде. Үзе ачуланмый да, көрәкне соңыннан әнигә илтеп тапшыра тагын. Үсә төшкәч, мин аның нишләп алай итүенә төшендем кебек: җир участогының артык тапталуын теләмәгән ул, минем ише ачлар беткәнмени".

Үсмер Салих мәктәп елларында елына ике тапкыр гына тамагы туйганчы ашый торган була: аның берсе Бөек Җиңү бәйрәмен билгеләп үткәндә, икенчесе Бөек Октябрь түнтәрелешен искә алырга җыелганда. Мәктәп директоры һәм укытучылар балаларны алларыннан артканчы кайнар аш, "икенче" һәм тәм-том белән сыйлыйлар. Салихка, әтисез бала буларак, ел саен күлмәклек материал һәм кайбер башка кием-салым бирәләр.

Иске Юраш җидееллык мәктәбен 1954 елда тәмамлый ул. Егет башың белән бер анаңның аз-маз тапканына карап утырмассың ич инде: Морт авылындагы промкомбинатка барып эшкә урнаша ул. Анда янәшәдәге карьердан чыгарылган балчыкка пычкы чүбе кушып кирпеч сугалар, хезмәткә түләү дә ярыйсы гына. Тик бер ел үткәч, Зәйтүнә апа улыннан кайтуын үтенә: "Янымда бул сана, Салих. Әнә, тимерче Габделхак абый да, әгәр кайтса, ярдәмчем итеп алам мин аны дип әйтә",- дип егетне авылга кайтара.

БЕРЕНЧЕ УТ, МОТОРЛЫ СӘПИТ ҺӘМ БАШКАЛАР

Тимерче ярдәмчесе булып эшләүнең беренче карашка әлләни кызыгы да юк кебек: як-яклары ачык мичтә тергезелгән учакны үрләтергә, әледән-әле өрдергечне кул белән хәрәкәткә китерергә кирәк тә, өлкән тимерченең "сук, әйдә!"дип сандалга китереп салган кып-кызыл тимеренә кувалда белән китереп ору мәлен чамаларга кирәк. Шулай да, "шеф" тимер кыскыч белән әле бер, әле икенче ягын әйләндергәләп торган тимер кисәге тиешле формасын ала башлагач, кызыксыну уяна, ә инде эшләнмә зур предмет рәвешендә янәшәдәге сулы савытка чумдырылгач (суыту өчен) күңелдә канәгатьлек туа. Габделхак агай кечкенәрәк әйберләрне чүкече белән төеп ипкә китерә, кайчагында андый эшләрне (катлаулы булмаганда) Салихка да йөкли. Андый чакларда Салихның сөенүләрен күрсәгез иде!

Шулай да ул елларда колхозда хезмәт көненә юньләп акча түләү дигән нәрсә юк иде әле. Салих калага китеп, бераз акча юнәтеп булмасмы дигән фикергә килә. Ул инде 20 яшен тутырган егет, әнисе белән бер ялгыз карчыкта өйдәш булып торалар. Гел кеше почмагында яшәмәссең ич, үз йорт-җиреңне булдырырга да вакыттыр. Ниһаять, егет Алабуга УПП ВОСына барып эшкә урнаша. Түләү яхшы. Бер ел дигәндә, хәйран гына сәмән җыела. Фәйрүзә апа бердәнбер багалмасын кабат авылга чакырып кайтармаса, әле тагын берәр ел эшләргә чамасы була аның. Әнисе чакыргач, тыңларга туры килә. Габделхак агай янындагы ярдәмче урыны сакланган икән, даими төпләнеп эшләүче кеше табылмаган. Ике ел оста янында тимер чүкү серләренә төшенгәннән соң, Салих тимерче алачыгын инде үзе кабул итеп ала. Габделхак агай, яше җитеп, пенсиягә китеп бара.

Бер дигән йорт өлгертә Салих Хөсәенов, каралты-курасын тергезә. Инде әнисе белән шунда күчеп яши башлыйлар, тик менә егетнең беркадәр эчен пошырган нәрсә бар: авылда каладан аермалы буларак, электр уты янмый. Аның җаен да таба ул, күрше авыл агаеннан трактор генераторы алып, шуның ярдәмендә өй эчен лампочкалар белән яктыртышлы итә. Тик бу ысул җил искәндә генә ярый икән, җил исмәсә, ут та юк. Аккумулятор табып, аны көйләгәч, эшләр җайлана тагын.

Тулы гаиләсез нинди тормыш ди инде ул, янәшәңдә парың, тирә-юнеңдә балаларың кайнашмагач. әнисе дә: "Өйлән, дә өйлән",- дип күз дә ачырмый. Йөри торган кызы да бар анысы: Гүзәл исемле, инде бергәләп байтак таңнарны аттырдылар. "Тәвәкәлләмичә булмас, ахры",- дигән фикергә килә тырыш тимерче. Һәм көннәрнең берендә Гүзәлен җитәкләп өйләренә алып кайта. Кайнанага булачак килен, ә киленгә - каенана бер күрүдә ошыйлар. Ә бу исә йортка бәрәкәт иңәчәк, гаиләдә татулык хөкем сөрәчәк дигән сүз.

Башлы-күзле булганның икенче елында Гүзәле Салихка кыз бала - Зөлфияне алып кайта. Бәрәкалла, янә ике елдан йөгереп йөргән өлкәне янында инде Зөбәрҗәтләре үрмәли.

Тормышны гел җайлап торырга гадәтләнгән Салих ага гап-гади велосипедка мотор куеп һәм бишек көйләп, үзенчәлекле транспорт чарасы ясый. Бу кирәк булганда балаларны һәм хәләлен кая да булса утыртып бару өчен эшләнә. Тик аз егәрле моторның шулкадәр йөкне тартырга көче җитенкерәми. Тырыш тимерче-оста уникаль транспортка янә бер мотор өстәүне кирәк таба. Инде Хөсәеновлар аңа төялеп яннарыннан үткәндә, авылдашлар гаҗәпләнеп һәм сокланып тел шартлата. "Булдыра бу Салих",- дисә кайберәүләр, "кыланган була шунда" дип чыраен сыта бериш агай-эне.

Безнең якларда кышкы айлар һай озын шул, мичкә ягарга утын җиткерү дә чут. Әни карчыкка һәм кечкенә кызчыкларга өйне җылы тоту шарт, өстәвенә Гүзәле дә өченчесенә корсак тутырып килә. Тимер чүкү остасы төп шөгыленнән бушаган араларда аэрочана ясау хәстәренә керешә. Күпләр моның уңышлы чыгасына шикләнеп карый, чөнки бу тарафларда андый нәрсәнең булуы турында ишеткәннәре дә юк. Уңышлы чыга уйлап табучының яңа башлангычы һәм ничек кенә әле. Иртәнге тынлыкны сискәндереп, кышкы салкыннарда да, Салих ага көн саен диярлек аэрочанасын кабыза һәм урманга юл тота. Эш сәгате башланганчы, ауган вә корыган агачларны кискәләп "махсус" техникасына төяргә һәм йөкне ихатага алып кайтып бушатырга өлгерергә кирәк, аннары аэрочанасында алачыкка юл тотасы. Еш кына иптәшкә хатыны да иярә, ялгызына йөк төяү авыр ич. Лесниклар да сүз әйтми, чөнки Хөсәенов иптәш үтә пунктуаль кеше, рөхсәтсез артык куагыңа да кагылмас.

Бик гозерләп сорагач, Рәвил Юлдашев һәм Рәвил Бадыгин атлы авылдашларга да ясарга булыша Салих ага аэрочана дигән хикмәтне. Кайчагында алар өчесе бер-бер артлы тезелешеп элек салган эзләреннән кая да булса сәфәр чыкса, ишеткән-белгән могҗизага охшаш ошбу манзараны күреп калырга ашыга. Тагын кайда бар, ди, мондый әкәмәт.

ҺАМАН ДА ЭЗЛӘНҮДӘ

Салих ага 51 яшендә лаеклы ялга чыгуы өчен Михаил Горбачевка рәхмәтле булуын әйтә. "Әгәр ул авыл тимерчесен шәһәрнеке белән "тигезләмәсә", 60 яшькә кадәр пенсия чырае күрмәгән булыр идем",- ди. Заманында III дәрәҗә Хезмәт даны ордены белән бүләкләгәннәр үзен, Мактау грамоталары да бихисап. Әле ялга чыккач та озак еллар тимерчелектә эшләвен дәвам иткән. Хәзер дә катлаулырак эшләр килеп чыкканда аңа ярдәм сорап киләләр.

Гүзәл апа белән икесе өч кыз, өч угыл тәрбияләп үстергәннәр. Һәркайсы үз гаиләсен корып, төрле шәһәрләрдә яшәп яткан көннәре, үзләре инде ата-ана булганнар (өлкән Хөсәеновларның 11 оныгы бар). Ял һәм бәйрәм көннәрендә балалар әти-әниләренә бакча һәм йорт эшләрендә булышырга кайталар. Салих ага иртә яздан кара көзгә кадәр бакчадан керми диярлек, быел да инде күптән парникны чистартып, тирес салган, тиздән анда помидор үсентеләре күчермәкче. "Теплицага кыяк өчен суган утырттым инде, аннары анда помидор утыртачакмын",- дип сөйли Салих ага гади генә итеп. Редис, шалкан, чөгендер, кишер, ике төрле кәбестә һәм тагын әллә нинди яшелчәләр үстерер өчен түтәлләр әзерли ул. Менә инде берничә ел кайбер авылдашлары суган сенчеген каладагы базардан түгел, аннан сатып алалар. Хөсәеновлар гаиләсе, гомумән, кәсеп итәргә иренми. Элеккерәк елларда алар әзерләүләр конторасына, лесхозларга күмәртәләп имән чикләвеге, нарат күркәсе җыеп тапшырганнар. Аның өчен хәйран гына акчасын, агач матералын алганнар. "Хәзер бу эшнең рәте китте, урманның да юньле хуҗасы калмады",- ди ил агасы ачынып. "Әгәр мөмкинлек тудырылса, бу кәсепкә яңадан кайтыр идеңме?- дигән соравыма атаклы һөнәрмәнд: "Ә нигә кайтмаска, ди",- дип җавап бирде.

Үз гомерендә күпне күргән, эштән башка яшәүне күз алдына да китермәгән элекке тимерченең җавабы башкача була алмыйдыр, мөгаен. Әнә бит, өлкән яшьтә булуына карамастан, бәрәңге ярдыргыч сукага мотор куярга ниятләп йөргән мәле. Һаман эзләнүдә, иҗтиһат итүдә агаебыз.

Фирдәвес Хуҗин

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев