Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Район агрофирмалары терлекләре җәйләүдән җылы абзарларга күчте

Моны вакыт үзе таләп итә, чөнки көз-көз инде ул, сөтлебикәләр бу вакытта ашаган тупас азыкларын күбрәк сөт бирүгә түгел, ә тән җылытуга сарыф итәләр (халыкта моны "түл" җыю дип әйтәләр). Аннары, сирәк аяз көннәрне еш кына яңгырлы һава торышы алыштырганлыктан, ничек инде хайваннарны һаман ачыкта, корсакларына җиткән сазда тотасың ди.

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең терлекчелек бүлегендә белдерүләренчә, терлек торакларын ремонтлау-сипләү җәһәтеннән иң югары әзерлекне "Яңа Юраш" агрофирмасы үткәргән. "Яшь Көч" ААҖенең дә әзерлек дәрәҗәсе яхшы", - ди Александр Косов, "Якты Үзән" һәм "Сапфир" агрофирмалары шулай ук кайбер башка хуҗалыкларга караганда фермаларын ипкә китерүгә игътибарны күбрәк юнәлткән.

Быелгы җәйдә һәм көзнең беренче аенда терлекчелек комплексларына җентекле ремонт үткәрергә башка еллардагыдан мөмкинлекләр күбрәк булды кебек, чөнки соңгы 15 елда беренче мәртәбә ашлыкны сатып алуга дәүләт бәяләрне чагыштырмача югары куйды, димәк, акча да булды. Ә инде агрофирмаларда һәр сыердан күпме сөт савып алуына килсәк, күрсәткечләр менә мондый: беренче урында "Яшь Көч" һәр сыердан уртача 17,9 литр сөт савып, исемлек башында тора; "Башак" АХКсында - 14,6 литр; "Нократ Аланы" 13,7 литр савылыш белән - өченче урында; "Яңа Юраш"тагы биеклек - 11,4 литр һәм ул дүртенче позициядә. Нигәдер "Сапфир" һәм "Стахеев" агрофирмаларында продуктлылык һәр сыердан уртача 7,7 һәм 7,5 литр дәрәҗәсенә кадәр тәгәрәгән (югыйсә, быел хуҗалыкларның күбесе 1,5 еллык азык запасы тупладылар). Димәк, монда кадрлар белән эшләп җиткермиләр. Ә гомумән алганда, быел үткән ел белән чагыштырганда хуҗалыклардан сөт шушы чорда сөт комбинатына 3 тоннага күбрәк озатыла икән.

Фирдәвес Хуҗин

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев