Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Шәһәрдән авылга күченгән алабугалы шәхси хуҗалыгын үстерә

Хәзер аның хуҗалыгында сигез баш мөгезле эре терлек, озакламый алар күбәячәк.

Берничә ел элек Радик Сәләхетдинов Алабугадан Түбән Күклек авылына күченгән, анда ул үзенең шәхси хуҗалыгын үстерә.

Радик Сәләхетдиновка мини-ферма төзүгә республикадан бирелгән 600 мең сум күләмендәге грант акчасы ярдәм иткән.

− Бу конкурсның нәтиҗәсен елдан артык көттем, сыер абзары салырга акча кирәк, чөнки терлекләргә кысан була башлаган иде, − ди грант иясе. 

Хәзер аның хуҗалыгында сигез баш мөгезле эре терлек, озакламый алар күбәячәк. Боларның барысын да гамәлдә Радик Җиһангир улы үзе карый, ләкин зарланмый, алар гаиләсе һәрчак мал асраганга, ул ияләнгән инде.

− Мин тумышым белән Иске Күклектән. Мәктәптән соң Алабугага китеп, станокчы булырга укыдым, берникадәр заводта, башка өлкәләрдә эшләдем, әнигә ярдәмем кирәк булгач, туган авылыма кайтырга туры килде. Авыл хуҗалыгыннан башка тагын ни белән шөгыльләнергә биредә? Түбән Күклектә йорт сатып алдым, үгез бозаулар үрчетә башладым, өч-дүрт ел элек сыерлар асрый башладым, − дип сөйли Радик Сәләхетдинов.

Нәкъ менә шулар өчен 12 баш малга исәпләнгән мини-ферма төзелә дә инде. Анда һәр сыерга аерым урын каралган, терлекләрнең хуҗасына аларны каравы да җайлы булачак.

Металл корылмалар әзер инде, аны махсус тышлыйлар, аннары җылытып, идәнен бетонлаячаклар. Гомумән эше җитәрлек әле, шулай булса да, Радик Сәләхетдинов әйтүенә караганда, акча булганда, төзелеш белән бернинди каршылык та юк.

− Миндәге сыерлар сөтне төрле күләмдә бирә. Утыз литр биргәне дә бар, азрак та була. Уртача алганда, 20 литрдан артып китә. Сөтне Татар Дөм-Дөменә тапшырам, аннан Алабугага алып китәләр, − ди ул.

Фермерның киләчәккә планнары зурдан. Хуҗалыгын зурайтасы килә, тора-бара җир эшкәртүгә күчәргә нияте бар. Аның фикердәшләре дә бар инде — эшендә булышырга теләүчеләр Түбән Күклеккә күчеп килергә әзер. Әйтергә кирәк, биредә бүген буш йортлар бөтенләй аз калган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев