Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Субсидия – ашлама белән

Алабуга районының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Нотфулла Гомәров әйтүенчә, бер ел элек кенә район буенча файдаланылмаган җир мәйданнарының гомуми күләме (сөрелмәгән ягъни) 3091 гектар тәшкил иткән.

Болар башлыча Мурзиха, Поспелово, Яковлево авыл җирлеге үзидарәләренә (берникадәре - Олы Качка, Лекарево җирлекләренә) карый торган җирләр. Татарстан авыл хуҗалыгы министрлыгының республика территориясендә "кыргыйлашып" баручы дистәләрчә гектар буш яткан җирләрне файдалануга кертү буенча максатчан программа булдыруы һәм шуны тормышка ашыру йөзеннән субсидияләр бүлеп бирүе үзенең уңай нәтиҗәләрен инде бирә башлады. Аерым алганда, безнең районда өч мең гектарның өчтән береннән артыграгы эшкәртелгән инде (1158 га).

Быел планда янә 366 гектар мәйданны чәчүлек әйләнеше җирләренә кертү каралган. Субсидия акчалата түгел, Нотфулла Гомәров раславынча, һәр гектарга 240 сум исәбеннән минераль ашлама итеп биреләчәк. Аммиак селитрасы һәм катлаулы (сложный) ашламалар ике траншта кайтарылачак ди. Аның беренчесен - узган елгы эшләр өчен - быелгы язгы чәчү кампаниясе башланганчы ук алырга өметләнәләр (җөмләдән: ташландык җирләрне 750 га чамасы мәйданда файдалануга керткән "Морт" агрофирмасы лидерлыкны тота). Ә икенче транш (икенче мәртәбә бирелү) быел планлаштырылган 366 гектарны эшкәрткәннән соң үзен озак көттермәс дип фаразлана.

Гостехнадзорның районара дәүләт инспекторы (шул исәптән Алабуга районын да кертеп) Шамил Дәүләтшин белдерүенчә, 3091 гектарның 1158 га + 366 гектарыннан башкасы чәчүлек җирләре әйләнешенә кертергә инде яраксыз икән. Чөнки анда кыргый агач вә куак һәм башка үсемлекләр басып киткән (мондый күренеш күрше Удмуртия һәм Киров өлкәсенең бик күп басуларына хас). "Аларны бары тик авыл хуҗалыгының чәчүлек җирләре әйләнешеннән чыгарып, урман хуҗалыгы балансына күчерергә генә кала", - ди Шамил Әгъзам улы.

Фирдәвес ХУҖИН

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев