Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Танайка авылында халыкны шәхси сораулар буенча кабул итү узды

Авыл халкы гозерләрен район башлыгы урынбасары Олег Колпаков тыңлады.

Танайка авыл җирлеге Алабуга районында иң зурысы булып санала һәм монда проблемалар җитәрлек. Халыкны юллар, су белән тәэмин итү, эш урыннары борчый.

Ольга Филатова үз микрорайоннарында суүткәргечнең кайчан төзеләчәге белән кызыксынды. Хәзер ул бар, әмма бу районның үсүе сәбәпле, су белән даими өзеклекләр килеп тора.

«Без узган ел «Гора» микрорайонында суүткәргеч төзү мәсьәләсен күтәрдек. Ул чакта миңа «Чиста су» программасы ярдәмендә тормышка ашырыла торган проект планлаштырылуы турында җавап бирделәр. Әлеге мәсьәләнең нинди стадиядә булуын беләсе килә», — дип кызыксынды ханым.

Кабул итү барышында аңлатуларынча, быел проект-смета документациясен рәсмиләштерү бара, ә киләсе елга эшләрне башлау планлаштырыла.

«Полянка» территориаль иҗтимагый үзидарә рәисе Татьяна Кельш биргән сораулар арасында шулай ук суүткәргеч, моннан тыш, газүткәргеч һәм юл төзү темасы да яңгырады. Эш урыннары булдыру темасын да кузгаттылар. Татьяна Кельш Танайкада нинди дә булса авыл хуҗалыгы производствосын эшләтеп җибәрү мөмкинлеген карауны сорады, чөнки авылда бик тырыш кешеләр яши. 

Район башлыгы урынбасары Олег Колпаков, иң элек бу территориянең перспективаларын өйрәнергә кирәк, диде.

Федор Козелецкий Олег Колпаковка ташламалы дарулар алу проблемасы белән мөрәҗәгать итте. Ул 2нче төркем инвалид һәм аңа дарулар бушлай бирергә тиеш, тик кирәкле препаратлар булмау сәбәпле, алар бирелми башлаган.


«Коронавирус инфекциясе аркасында акча бүлеп бирү бераз кыен булды. Хәзер бу мәсьәлә хәл ителә. Федераль льготниклар дарулар белән тәэмин ителә башлый. Федор Федоровичка үзәк даруханәгә мөрәҗәгать итәргә кирәк, анда дарулар бар», − дип аңлатты район үзәк хастаханәсенең баш табибы Рамил Сәфәров.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев