Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Ташландык җирләр эшкәртеләчәк

Элекке Сәвитләр Берлеге таркалып, бәйсез республикалар барлыкка килгәннән соң, алардагы вәзгыять сәяси система ягыннан гына түгел, икътисадый, социаль, аграр һәм башка структуралар буенча да зур үзгәрешләр кичерде.

Кызганычка, үзгәрешләрнең байтак өлеше позитив юнәлештә түгел, ә негатив (тискәре) рәвештә бара. Проблеманың асылына тулаем төшеп тормастан, авыл хуҗалыгы тармагына караган кисәгенә генә тукталыйк. Беркемгә дә сер түгел, Русия буенча соңгы 20 елда эшкәртелмәгән сөрү җирләре 100 меңләгән һәм хәтта миллионлаган гектарларга җитте (әллә кая барасы юк: күрше Киров өлкәсе җирләренә күз салу да җитә). Татарстан бу җәһәттән башкалар белән чагыштырганда шактый отышлы хәлдә иде. Тик соңгы 8-10 ел эчендә безнең республикада да сөрелмәгән ташландык җирләр барлыкка килеп, аларның күләме 75 мең гектарга җиткән. Бу турыда ТР буенча Росреестр идарәсе, ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, Русиянең ТР буенча авыл хуҗалыгы күзәтчелеге идарәсе үткәргән авыл хуҗалыгы җирләрен мониторинглау нәтиҗәләреннән билгеле булды.

Алабуга районында кыргый агач, куак һәм һәртөрле үсемлекләр баскан җирләрнең гомуми мәйданы 3 мең гектардан чак кына артык. Аларның иң зур күпчелеге Мурзиха авылы тирәләренә туры килә. Бу турыда Алабуга, Менделеев, Әгерҗе, Минзәлә, Түбән Кама районнары буенча дәүләт җир инспекторы Шамил Дәүләтшин әйтүеннән һәм районыбызның авыл хуҗалыгы идарәсе биргән белешмәдән билгеле булды. Ташландык җирләрне быелгы җәйдә үк эшкәртеп, анда иген культуралары үстерү буенча комплекслы чаралар программасы билгеләнгән. Бу эшкә "Морт", "Якты үзән", "Нократ таңнары", "Стахеев" һ.б. кайбер агрофирмалар җәлеп ителгән. ("Морт" агрофирмасы җитәкчесе Фәйзелхан Әхмәтҗанов әйтүенчә, алар үзләренә туры килгән 1000 гектар чамасы мәйданда, махсус препаратлар кертеп, эшкәртү эшләрен башкарганнар инде). Әгәр чаралар программасын тормышка ашыру уңышлы башкарылса, Алабуга районындагы сөрүлек җирләренең һәммәсендә игеннәр һәм күпьеллык культуралар күзләрне иркәләп утырыр дигән өмет бар.

Фирдәвес ХУҖИН

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев