Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Татар Дөм-Дөме авыл җирлеге башлыгы башкарылган эшләр турында хисап тотты

Традиция буенча, сессия алдыннан район башлыгы урынбасары Олег Колпаков катнашында, шәхси сораулар буенча гражданнарны кабул итү булды.

Эльвина Йосыпова мобиль элемтә операторларының өзлексез эшләве өчен каланча (вышка) куюларын сорады, чөнки авылда элемтә сигналы бик начар эшли һәм Интернетка тоташып булмый.
Олег Колпаков билгеләп үткәнчә, мондый мәсьәлә районның күп кенә авылларында, бигрәк тә ерак урнашканнарында яңгырый. Шуңа бәйле рәвештә, ул барлык кимчелекләрне җыеп, карар кабул итү өчен, авыл җирлекләре башлыклары һәм кәрәзле элемтә операторлары белән очрашуда фикер алышырга тәкъдим итте.
Сөмбел Нәбиуллина Дөм-Дөм авыл клубында эшли, ул 2013 елда ачылган.
— Безнең клуб бик яхшы, матур. Биредә төрле түгәрәкләр эшли, авыл халкы да бик теләп йөри. Безгә хәтта Казан артистлары да килә. Киләчәктә клубыбызны саклап калырга телибез, чөнки ул районда бердәнбер агач клуб, — ди Сөмбел Зиннур кызы.
Район башлыгы урынбасары клубның торышына ревизия ясарга, түбәсен һәм фундаментын карарга, ә аннары биредә ремонт эшләре үткәрү мәсьәләсен хәл итәргә кушты. Олег Колпаков шулай ук авыл клубында заманчага алыштырга кирәк булган искергән җиһазга да игътибар итте.

Авылны төзекләндерү
Рөстәм Һадиуллин башкарылган эшләр турында сөйләде. Дөм-Дөм авыл җирлегенә ике авыл керә — Татар Дөм-Дөме һәм Айталан авыллары.
Республика программасы буенча Тукай урамына асфальт җәелгән. Зират юлына ремонт ясалган. Аны башкаруда «Яшь көч» агрофирмасы зур ярдәм күрсәткән. Тукай һәм Җәлил урамнарын тоташтыручы инеш аркылы җәяүлеләр басмасы ясалган. Үзара салым акчасына МТЗ-82 тракторы сатып алынган, Айталан авылында инеш буенда төзекләндерү-чистарту эшләре үткәрелгән.

Авыл хуҗалыгы
Авыл хуҗалыгы җирләрен «Яшь көч» агрофирмасы ҖЧҖ эшкәртә, аның директоры — Рузилә Һадиуллина. 2020 елда 3 мең 950 тонна ашлык суктырылган, уңыш бер гектардан 36,1 центнер тәшкил иткән. Хуҗалыкта 1 мең 2 баш мөгезле эре терлек исәпләнә. Шуларның 230ы — савым сыерлары. 2020 елда сыерлардан 18 мең 670 центнер сөт савып алынган. Сөт җитештерүне арттыру максатыннан билгеле бер токымлы бозаулар кайтарылган. Ит җитештерү 113 тонна тәшкил иткән. Авылда халыктан сөт ел әйләнәсенә җыела, аны Атлас Закиров алып бара һәм җыелган сөт «Алабуга сөте» ААҖенә тапшырыла.
«Яшь көч» агрофирмасының финанс ярдәме белән ферма һәм ашлык складлары төзекләндерелгән.

Авыл һәм кешеләр
Дөм-Дөм авыл җирлегендә 2021 елның 1 гыйнварына барлыгы 270 кеше исәпләнә. Җирлектә 95 пенсионер, 4 тыл ветераны яши.
Дөм-Дөмдә, районның башка күп кенә авылларындагы кебек үк, бик күп гаҗәеп кешеләр яши. Шулай ук авылдан читтә дә танылганнары бар. Шуларның берсе — Татарстан Республикасының атказанган артисты Илүсә Хуҗина. Ул үзе Яр Чаллыда туган, ә аңа бер яшь булганда, әти-әнисе белән Алабугага күченгән. Аның әтисе — Зөфәр Зиннур улы чыгышы белән Татар Дөм-Дөме авылыннан. Бу авылда аның бертуган абыйсы Азат Хуҗин яши, ул «Яшь көч» агрофирмасында эшли. Илүсә Зөфәр кызы әтисенең балачак хатирәләре белән уртаклашты.


Илүсә Хуҗина әти-әнисе Зөфәр Зиннур улы, Җәүһәрия Нәгыйт кызы һәм бертуганының кызы Әминә белән. Фото: Илүсә Хуҗинаның шәхси архивыннан.

— Мин балачагымны Алабугада үткәрдем, әмма еш кына Дөм-Дөмгә туганнарым, әбием һәм бабам янына кайта идем. Авыл турында бары тик якты хатирәләр генә калган. Яңа гына чабылган үлән исе әле дә хәтердә. Мичтән чыккан пироглар күз алдымда торалар кебек, әбием бигрәк тә балан пирогын ярата иде. Җиләк җыярга йөрдек, Нократ ярына барып, балык тотып, шулпа пешерә идек.
— Дөм-Дөмдә концертлар куйдыгызмы?
— Кызганыч, барып чыкмады. Мин — опера җырчысы, бу җанрның үзенә күрә бер үзенчәлекләре бар. Хәер, әтиемнең авылдашлары каршында җырлауга мин бәхетле булыр идем. Туганнарым да сөенер иде.
— Вокал эшчәнлеге белән күптәннән шөгыльләнәсезме?
— Өч яшьтән бирле җырлыйм. Мин әти-әниемә рәхмәтле, алар һәрвакыт минем музыкага тартылуымны хупладылар. Бабам Зиннур Нәҗип улы гел авыл концертларында катнашты. Ул бик иҗади һәм актив кеше иде, шуңа күрә бу геннар белән бәйле дип саныйм.
— Кайда белем алдыгыз?
— Мин Алабугада 8нче мәктәпне, аннары Ильяс Әүхәдиев исемендәге Казан музыка училищесын (хәзер көллият) тәмамладым, анда дүрт ел укыдым. Шуннан соң мин академик белемемне дәвам итәргә карар кабул иттем һәм Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясенә укырга кердем. Тормышымны опера, академик җырлау белән бәйләргә теләвемне аңладым. Әти-әниләр минем карарны хуплады, һәм мин Германиягә укырга киттем, анда Кельн югары музыка һәм бию мәктәбенә кердем.
— Пандемия сезнең эшчәнлегегездә чагылыш таптымы?
— Минемчә, иҗади кешеләр тормышында пандемия онытылмас эз калдырды. Бу чор беркем өчен дә җиңел булмады. Шуңа да карамастан, без хезмәттәшләребез белән бергә иҗат белән шөгыльләндек, онлайн-концертлар яздырдык. Тиздән барысы да тәмамланыр һәм без концерт эшчәнлеген дәвам итәрбез дип өметләнәм.
— Сез туганнарыгыз, авыл халкы белән элемтәдә торасызмы?
— Бик теләп аралашам. Казанда чыгыш ясаганда, алар минем чыгышларыма килә, бу мине бик сөендерә. Мин ел саен Дөм-Дөмгә, абый янына кайтам. Гореф-гадәтләремне саклау һәм хөрмәт итү — минем төп бурычым. Авылны бик сагынам. Һәр җәй саен авылга җиләк җыярга кайтырга тырышам, минем өчен бу үзенә күрә бер традиция. Бары тик монда гына мин көч җыям һәм илһам чыганагы табам.

2021 елга планнар:
— урамнарны яктырту;
— энергия саклаучы яктырткычлар урнаштыру;
— Дөм-Дөм авылында Җәлил урамы буенча юл төзелеше.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев