Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Уҗымнарга кар кирәк

Татарстанда, аеруча, Идел буе һәм Кама аръягы зоналарында уҗым культураларының торышы борчу тудыра.

Кышның икенче яртысына кердек дип ышанып әйтергә дә була. Димәк, яңа туган һәр көн авыл хезмәтчәннәрен язгы кыр эшләренә тагын да якынайта.

Авыл хуҗалыгына әзме-күпме кагылышы булган һәркем уҗымнарның кышлавын борчылып күзәтә: декабрь салкыннары аларга ничек тәэсир иткән, кар катламы җитәрлекме, үсемлекләр көздән үк шикәр туплап кала алганмы?

ТР буенча "Россельхозцентр" идарәсенең Алабуга филиалы белгечләре аерып алынган монолитлар буенча уҗымнарның торышын тикшерде.

Быелның 15 гыйнварына белгечләр 2624 гектар җир тикшерде, ә бу чәчелгән уҗымнарның 25 проценты дигән сүз.

Тикшерү өчен монолитларны "Морт" агрофирмасы, "Колос" хуҗалыгы, "Привольное" җәмгыяте һәм "Сапфир" авыл хуҗалыгы предприятиесе тәкъдим итте.

Тикшерүдән күренгәнчә, декабрь салкыннарына кадәр үк басуларны 22-30 сантиметрлы кар катламы каплаган, шуңа күрә безнең яктагы уҗымнар артык зур зыян күрмәгән. Әмма җирдән 3-5 сантиметр биеклектә барлыкка килгән 1,5-2 сантиметр калынлыктагы боз кабыгы артык зур үсеп калган уҗымнар өчен шактый зур куркыныч тудыра, чөнки мондый үсемлекләргә боз кабырчыгы астында һава җитми. Бу хәлне 62 гектар мәйданда чәчелгән уҗым арышы кырларында күзәтергә була.

23 декабрьгә алынган мәгълүмат буенча, көзге игеннәрдәге шикәр күләме 27 процент тәшкил иткән, ә инде 13 гыйнварга бу күләм 23,7 процент. Белгечләр әйтүенчә, бу кышлауның канәгатьләнерлек булуын аңлата.

Фәридә ӘСКӘРОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев