Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Узган атнада Иске Юраш авылында Юраш һәм Илмәт авыл җирлекләрен берләштерү турындагы мәсьәлә халык җыелышына куелды

Киңәшмәдә шәһәр-район башлыгы урынбасары Зөлфия Сөнгатуллина, мәгариф, төзелеш, икътисад идарәсе вәкилләре, депутатлар, җирлек башлыклары катнашты.

Шундый ук ачык тыңлаулар ике атна элек Илмәт авылында үткән иде инде. Андагы халыкның күпчелеге берләшүгә каршы булды. Инде менә бу киңәшмәдә юрашлылар үз фикерләрен әйтергә тиеш.

Кушылуның төп сәбәбе: Илмәт авылында яшәүчеләр саны аз булганлыктан (биредә нибары 360 кеше яши) җирлекнең үз керемнәре бик аз. Ә шул ук вакытта авыл үсәргә һәм үзгәрергә тиеш. Биредә юлларны төзекләндерергә, урамнарны яктыртырга, суүткәргечләрне дә ипкә китерергә кирәк.

  • Ике татар авылы - дин бер, тел бер. Авыллар арасы ике чакрымга да тулмый. Авылларны түгел, җирлекләрне берләштерәбез бит. Үзгәрешләрдән һич тә куркырга кирәкми. Алар республика программаларына керергә ярдәм итәчәк, - диде Зөлфия Сөнгатуллина үзенең чыгышында.

Программалар дигәннән, авылларны үстерү буенча төрле республика программаларына керер өчен биредә халык саны меңнән артырга тиеш. Ике авыл җирлеген кушу республика казнасыннан күбрәк акча алырга мөмкинлек бирәчәк.

Авыл җирлеге Юрашка күчсә дә мәдәният йорты, китапханә һәм медпункт Илмәттә калачак, диде З.Сөнгатуллина. Мәктәп балалары инде узган елдан бирле Юрашка килеп укый. Мәктәп директоры Илсур Гыйззәтуллин әйтүенчә, балаларын Юрашка йөртүгә каршы чыккан ата-аналар да соңыннан фикерләренең ялгыш булуын таныган. Дәү, матур, төзекләндерелгән һәм заманча әсбаплар белән җиһазландырылган мәктәптә уку балаларга бик ошый, диде ул.

Җыелышта берничә каршы тавыш белән авыл җирлекләрен берләштерү турында карар кабул ителде.

Җыен тәмамлангач юрашлыларның фикерен белергә теләдем. Яше 80нән узган Маһисәрвәр апа Илмәтнең бәйсезлеген аеруча нык яклады. "Авыл беткәнгә борчылам, балакайларым. Кайчандыр Илмәттә җиде бригада эшләде. Кайда алар? Сәвит бетә икән - авыл да бетәчәк. Болай да карт-коры гына калды. Яшьләр шәһәргә китеп бетте", - дип борчылды ул чын күңеленнән.

Илмәт һәм Юраш халкы җитәкчеләрнең аңлатуларын, китерелгән мисалларын - барысын да бик яхшы аңлый, әлбәттә. Тик менә гомер бакый "персидәтелгә" мөрәҗәгать-йомыш белән барырга күнеккән авыл халкына бу үзгәрешләр һич тә уңай тоелмый шул.

Ә Илмәт һәм Юраш халкына бу ике җирлекнең берләшүен тормышка ашкан факт итеп кабул итәргә генә кала. Бәлки корыны бушка аударып утыручы түрәләр дә берничә елдан "Ике тәкә башы бер казанга сыймый" дигән әйтемне истә тотып барысын да кирегә уйлар?

Фәридә ӘСКӘРОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев