Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Узып баручы елга йомгак

Авыл хуҗалыгында җиңел чорның булганы юк - ел әйләнәсендә теләсә нинди һава шартларында эш һәм мәшәкать җитәрлек. Фермаларда 2016 елны нинди күрсәткечләр белән тәмамлыйлар? Бу һәм башка сорауларга район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең җитештерү-маркетинг бүлеген җитәкләүче Александр Косов җавап бирә.

- Сүзне шуннан башлыйм, терлекләрнең баш санын скаклап калуга ирештек. Хәзер, мәсәлән, 10912 баш мөгезле эре терлек, шул исәптән 3850 баш сыер бар. Дуңгызлар саны 388 башка җитте, бу исә үткән елгы дәрәҗә белән чагыштырганда,101 процент тәшкил итә. Сарыклар һәм кәҗәләр - 3149 баш, атлар - 257 баш (алдагы елга караганда 5 процентка артык). Кош-кортларның саны 73 процентка үсте, алар 57,5 мең исәпләнә. Бу уңышка ирешүдә Поспелово фермеры Динарис Замановның өлеше зур. Ул яңа корпусларны сафка бастырды, шунлыктан тавыкларның баш санын 7 меңгә җиткерү мөмкин булды.
"Яңа Юраш" агрофирмасында мөгезле эре терлек санын шактый арттырдылар (плюс 151), "Яшь көч" агрофирмасында исә аларның саны 63 башка күбәйде.
- Сөт җитештерү - терлекчелектәге мөһим күрсәткечләрнең берсе. Биредә нәтиҗәләр ничегрәк?
- Быел 11 айда 17911 тонна сөт савып алынган, шуның 16265 тоннасы тапшырылган. Сыерларның уртача нәтиҗәлелеге 5217 килограмм - үткән елдагы шул вакыт аралыгы нәтиҗәләреннән 192 тоннага артык. Район буенча "Яшь көч" агрофирмасы беренче урында бара, аларның күрсәткече 6730 тонна, үткән елдагыга караганда, 91 тоннага күбрәк. "Башак" авыл хуҗалыгы кооперативында бер сыердан 6110 килограмм сөт савып алынган, "Якты үзән" ҖЧҖнең күрсәткече - 5659 килограмм булса, "Яңа Юраш" агрофирмасында - 5190 килограмм. Быел бу хуҗалыкларның барысында да савым сыерларының нәтиҗәлелеге арту күзәтелә.
Савымчылар арасында Гөлнур Гатауллина ("Яшь көч" агрофирмасы) тырышлыгы белән аерылып тора, аның төркемендә 11 ай эчендә һәр сыердан 6916 килограмм сөт савып алынган. "Башак" авыл хуҗалыгы кооперативыннан Надежда Горбунова үз карамагындагы сөтлебикәләрнең һәркайсыннан 6691 килограмм сөт сауган.
- "Ит фронты"нда эшләр ничек тора?
- Районда 2245 тонна ит җитештерелгән - узган ел белән чагыштырсак,106 процент. "Яңа Юраш"та 16 процентка күбрәк, "Морт" агрофирмасында 5 процентка, "Якты Үзән" җәмгыятендә - 2 процентка артык ит җитештерелгән.
Мөгезле эре терлекнең район буенча артымы тәүлегенә уртача 596 грамм, "Якты Үзән" җәмгыятендә - 668 грамм, "Нократ таңнары" ҖЧҖтә - 642 грамм тәшкил итә.
Мөгезле эре терлекләрне симертү буенча операторлар арасында элеккечә "Морт" агрофирмасыннан Азат Хуҗин алда бара. Ул караган төркемдә үгезләр тәүлегенә 944 граммга арткан.
- Әңгәмәбез ахырында, Александр Владимирович, терлекләрне кышлату торышы турында берничә сүз әйтсәгез иде.
- Минем карашымча, начар түгел. Терлекләр яхшы әзерләнгән биналарда, туклыклы азык белән тәэмин ителгән. Мөгезле эре терлек, өлешчә, бер башка исәпләгәндә, көненә 13-15 берәмлек терлек азыгы кабул итә, һәм бу тиешле нормага туры килә. Өстәмә тукландыру да җайга салынган, аеруча савымга куелган сыерлар өчен моның әһәмияте зур, алар алдан ук тозландырылган концентратлар ала. "Нократ таңнары", "Якты Үзән", "Сапфир" җәмгыятьләрендә һәм "Морт" агрофирмасындагы терлекләргә энергия белән баетылган азык (мәсәлән, аксым һәм протеины күп булган кукуруза бөртекләре) бирелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев