Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Яковлево халкын ни борчый?

Яковлевода район башлыгы Геннадий Емельянов катнашында гражданнарның шәхси сорауларына җавап бирделәр.

Роза Чернышева "Деревенька" ансамбле өчен концерт костюмнары алу мәсьәләсе белән мөрәҗәгать итте һәм Геннадий Емельяновка клуб өчен рәхмәт әйтте:

- Без бик шат һәм канәгать, бирегә кичләрен йөрибез. Вакытыбызны үткәрәбез. Без костюмнар алдык, билгеле, әмма халык җырларын башкару өчен киердәйләре юк.

- Костюмнар кайсы вакытка кирәк? - дип кызыксынды район башлыгы.

- 8 Мартка без концерт әзерлибез.

- Бюджет буенча карагыз, бу мәсьәләне хәл итегез, - диде ул, мәдәният идарәсе башлыгы Юлия Шакуровага.

- Тагын безгә интернет һәм сәнгать җитәкчесе кирәк, - диде Роза Раиф кызы.

Яковлево балалар бакчасы мөдире Галина Косарева учреждение территориясендә балалар мәйданчыгы кирәклеге турында сүз кузгатты.

Мәгариф идарәсе башлыгының урынбасары Лев Ефстафьев сүзләренә караганда, балалар бакчасына веранда һәм балалар мәйданчыгы кирәк. Веранда бәясе - 123 мең, балалар мәйданчыгыныкы - 350 мең сумнан алып.

- Сезгә нәрсә мөһимрәк - балалар мәйданчыгымы, верандамы? - дип сорады район башлыгы.

- билгеле инде, балалар мәйданчыгы.

- Садыкова һәм Зарипов ашыгыч рәвештә тәкъдимнәр әзерләсен. Май аенда мәйданчык булырга тиеш, - дип күрсәтмә бирде Геннадий Емельянов.

Әйтергә кирәк, бүгенге көндә Яковлево балалар бакчасы мәктәп бинасында урнашкан. Анда 2 яшьтән 7 яшькәчә 21 бала тәрбияләнә торган бер төркем эшли. Чиратта тагын бер яшькә кадәрге алты бала тора.

- Безнең авылда бар да яхшы, тик безгә даруханә пункты кирәк. Авылда ФАП бар, ләкин анда иң кирәкле дарулар юк, -ди Нина Соловьева.

- Бу сорау ел саен күтәрелә. Дару препаратлары сатарга минем лицензиям юк. Фельдшерлык пунктында дәвалыйлар һәм профилактика үткәрәләр. Сату белән даруханә шөгыльләнә. Моның өчен махсус лицензия, сертификат һәм белгечләр булырга тиеш. Моннан чыгу юлы бер генә - авылда бүлмә табу. Мин үз чиратымда Үзәк даруханә җитәкчелеге белән, шулай ук хосусый аптекаларда сөйләшермен. Аларны җәлеп итегез, аренда шартларыннан азат итегез. Сезнең активлык кирәк. Фельдшерлар алып кайта торган даруларны, элеккеге кебек үк китерәчәкләр, - дип җавап бирде үзәк район хастаханәсенең баш табибы Шәфкать Әхмәтҗанов.

- Авылда андый бүлмә бармы? - дип сорады район башлыгы.

- Ветеринария лабораториясендә бер бүлмә бүлеп бирергә була, - диде Нина Михайловна.

Геннадий Емельянов бу мәсьәләне хәл итүне җирлек башлыгына һәм үзәк район хастаханәсенең баш табибына тапшырды.

Ольга Козырева юлларга кагылышлы теманы кузгатты:

- Безнең җирлек территориясе аркылы төбәк юлы уза. Ленин урамы чатында бер юл билгесе дә юк. Ясалма тигезсезлек булса да ясарга яисә җәяүлеләр өчен юл аркылы чыгу урынына билге куярга кирәк.

- Билгеләр буенча бу сорауны без карарбыз, - дип вәгъдә итте Геннадий Емельянов.

- Мин - икенче группа инвалид, Алабугага автобус белән еш йөрергә туры килә, әмма бездә тукталыш юк. Яңгырмы, кармы, юл чатында ачык һавада торабыз, - дип зарланды шушы авылда яшәүче Антонина Чернышева.

Бу сорауны хәл итү райбашкарма комитеты җитәкчесенең төзелеш буенча урынбасары Шәфкать Саффаровка тапшырылды.

Шәхси сораулар буенча кабул итүдән соң, Яковлево авыл җирлегенең отчет сессиясе башланды. Анда район башлыгы Геннадий Емельянов, хокук саклау органнары, шәһәр һәм район башкарма комитеты, палата һәм идарә вәкилләре, депутатлар һәм җирлектә яшәүчеләр катнашты. Халык алдында отчет белән авыл җирлеге башлыгы Светлана Парамонова чыгыш ясады. Ул ел эчендә башкарылган эшләр һәм 2016 елга планнар турында сөйләде.

2015 елда башкарылган эшләр:

- "ТР җирле пунктларында урамнарны яктыртуны торгызу" программасы кысаларында өстәмә рәвештә 7 яктырткыч куелган - Яковлево авылында Совет, Ленин урамнарында (ветеринария пункты янында); Яңа Анзирка авылында Колхоз урамында (ФАП янында); Бессониха авылында Яр буе урамында; Чыршылы авылында Тынычлык урамында;

- Яковлевода автоном учреждение чыгымнары хисабына су башнясының насосы алыштырылган.

- Яковлевода ветеринария пункты, Яңа Анзирка авылында ФАП төзелгән;

- Җиңүнең 70 еллыгына Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә куелган ике обелиск төзекләндерелгән;

- Яковлево зиратына яңа киртә корылган, карт агачлар кисеп алынган;

- җирлеккә керү урынында стела куелган;

- Яковлево авылында Анзирка елгасы аркылы күпер төзекләндерелгән;

- җирле бюджет һәм иганәчеләр ярдәме хисабына авыл мәктәбенең түбәсе төзекләндерелгән, запас чыгу юлларындагы ишек блоклары алыштырылган.

2016 елга планнар:

- Яковлево авылында зират территориясен төзекләндерү;

- "Җирлек пунктларында урамнарны яктыртуны торгызу" республика урамнарны яктыртуны монтажлау;

- Яңа Анзирка авылында юл төзү;

- Яковлево авылыннан - Яңа Анзирка - Бессонихага кадәр асфальт юл салу;

- Яковлево авылында су башнясын алыштыру.

Олеся СМИРНОВА

Автор фотосы

Фотода:

Яковлево авылында яшәүче Нина Соловьева даруханә пункты булдыруны сорады

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев