Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Үзегез кылган барча игелек тормышыгызга бара үрелеп

Морт чишмәләре - табигый ядкарьләр, сер сандыклары, энҗе бөртекләре. Ничәмә-ничә буын әби-бабамнар сезнең тәмле суыгызны эчеп хәл алгандыр, яшь парлар яныгызда гомергә бергә булырга вәгъдәләр бирешкәндер, кемдер шатлыгын уртаклашкандыр, кемдер сезгә хәсрәтен сөйләгәндер.

Соңгы елларда, авылым чишмәләре, сезнең үз хәлегез дә шәптән түгел иде шул. Тирә-юнегезне куаклар, биек агачлар басты, суларыгыз бик нык саекты. Балачагым һәм яшьлегем хатирәләре булган авылым чишмәләренең шушындый аяныч хәлгә төшүен күреп, гел күңелем әрнеде, җаным сыкрады минем. Аларны төзекләндерү, тәртипкә китерү хатын-кызлар тарафыннан гына башкарыла торган эш түгел шул, монда чын ир-егетләр кулы кирәк.

Аллаһының рәхмәте дип әйтимме, табылды дип шундый ир-егетләр. Алар авылдашым Фатыйма апа Исхак кызының уллары - абыйлы-энеле Назыйм һәм Разыйм Әхмәтовлар булып чыкты. Алар Морт урта мәктәбен, Алабуга дәүләт педагогия институтын тәмамлаганнан соң Менделеевск шәһәрендә төпләнеп калды. Икесе дә матур гына гаилә корды, менә дигән балалар үстерде, башкаларга үрнәк булып, ялгыз калган әниләре, туганнары турында кайгыртып яши. Бертуган Назыйм һәм Разыйм Әхмәтовларның башкаларга карата кылган изге гамәлләре турында Менделеевск шәһәрендә гомер итүче туганнарыннан да, авылдашларыннан да күп тапкырлар ишеткәнем булды. Ятим-ятимәләргә, ярдәмгә мохтаҗларга, язмыш тарафыннан кимсетелгәннәргә кулларыннан килгәнчә булыша алар. Сыйныфташлары да, без - авылдашлары да аларның бик игелекле, мәрхәмәтле, шәфкатьле, кешелекле кеше икәннәрен, олыны - олы, кечене - кече итә белгәннәрен бик яхшы беләбез.

Авылыбызның Мәскәү урамындагы юлдан узганда һәрберебез бертуган Әхмәтовларга шул урамга таш җәйдереп, юлны төзекләндерүләре өчен рәхмәт әйтеп, изге теләк теләп китә.

Ниһаять, Назыйм һәм Разыйм Нурулла уллары ярдәме белән балачагым, яшьлегем хатирәсе булган Балавыз чишмәсе дә төзекләндерелде. Чишмәнең, аның янындагы матурлыкны сүзләр белән генә әйтеп бетерерлек түгел. Таулы Дагестаннан килгән осталар төрле формадагы ташлардан чын архитектура ансамбле ясады. Бәзәкәдән төрле үзенчәлекле әйберләр ясаучы оста агачтан улак, култыксалар, утыргычлар ясап, үзенең алтын куллы кеше икәнен раслады. Яңартылган Балавыз чишмәсенә күз салгач, бертуган Әхмәтовларның күпме көч һәм хезмәт түккәннәренә инанасың һәм бизәкле көянтәсенә чиләкләр аскан әби-әни-апаларыбызның чишмәдән су алып кайтканнары күз алдына килә. Ә чишмә челтерәвендә сандугачлар сайравы, чулпылар чыңы, үткән гасырлар авазы ишетелгәндәй була.

Назыйм, Разыйм, туган авылыгызның, авылдашларыгызның язмышын, киләчәген кайгыртып торуыгыз өчен мең-мең рәхмәт сезгә.

Ходай сезне, гаиләгезне, балаларыгызны, әниегезне беркайчан да мәрхәмәтеннән ташламасын. Сезнең барыгызга да ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы, ак бәхетләр, тынгысыз хезмәтегездә уңышлар телим. Һәрвакыт шулай игелекле, мәрхәмәтле, шәфкатьле изге җан - кешелекле кеше булып калыгыз.

Шушындый ярдәмчел, киң күңелле кешеләрне, кем булуына карамастан, хөрмәт итә белүче чын ике ир-егет үстергән авылдашым Фатыйма апа Исхак кызына да күңелемдәге иң изге, иң матур теләкләремне юллыйм. Нурулла абыйның да урыны җәннәттә булсын.

Ак бәхетләр юлдаш булсын Сезгә!

Тормышыгыз булсын түгәрәк.

Тагын игелекләр кыла-кыла,

Гомер итегез әле бергәләп.

Гөлфәния ГАНИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев