Әзерлек дәрәҗәсенә җиткерелә
Район авыл хуҗалыгы идарәсенең җитештерү-маркетинг бүлеген җитәкләүче Александр Косов хәбәр итүенчә, бу көннәрдә авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә язгы чәчү эшләренә техника эзерләү тәмамланып килә.
Март башында барлык тракторларның 90 проценты, чәчкеч комплекслар һәм тырмалар әзерләп куелган. Планда каралган культиваторларның 98, чәчкечләрнең - 96, азык җыйгыч комбайннарның - 89 проценты төзекләндерелгән. Ашлык җыю машиналарын торгызу да хәл ителә - комбайннарның 64 проценты әзерләнгән инде.
Чәчүгә әзерлек дәрәҗәсе "Яшь көч" агрофирмасы, "Нократ таңнары" ҖЧҖ, "Әхмәтҗанов" крестьян-фермер хуҗалыгында 100 процент дәрәҗәсендә.
Март ахырында районның барлык хуҗалыкларында туфрак эшкәртә торган техниканың чәчү эшенә әзерлеген үзара тикшерү узачак. Шул вакытка машина паркларында иң мөһим эшләрне төгәлләргә ниятлиләр.
Уңышны арттыру максатларында
Авыл хуҗалыгы предприятиеләре язгы чәчү өчен минераль ашламалар туплауны дәвам итә. Мартның беренче көннәрендә 1595 тонна катлаулы ашламалар, 1582 тонна аммиак селитрасы әзерләнгән, 760 тоннасы үткән елдан калган. Барлык ашламалар гектарына 34,1 килограмм исәбеннән тупланган.
"Нократ таңнары" җәмгыятендә бу күрсәткеч 81,3, в "Сапфир"да - 67,4, "Якты үзән"дә - 41,3 килограммга тигез. "Яшь көч" агрофирмасында тупланган ашламалар гектарына 37,7 килограмм, "Бехтерево" (Гари) җәмгыятендә - 37,8, "Әхмәтҗанов" крестьян-фермер хуҗуҗалыгында - 36,9 килограмм исәбеннән тәшкил итә.
Минераль ашламаларны бүген Круглое Поле станциясеннән һәм күрше Менделеевскидан китерәләр.
Ел башыннан исәпләсәк...
2016 елның шул ук вакыт аралыгы белән чагыштырганда, "Яңа Юраш" агрофирмасында эре мөгезле терлекләрнең баш саны 201гә, "Яшь көч"тә - 25кә арткан.
"Якты үзән" һәм "Привольное" җәмгыятьләрендә дә мөгезле эре терлекләр саны күбәйде. Район буенча алар хәзер 10886 баш исәпләнә, шул исәптән 4 мең савым сыеры). Сарыклар һәм кәҗәләр саны 93 башка арткан һәм 1 мартака 3667 баш, атлар саны 251 баш тәшкил итә, барлыгы 57 мең кош-корт бар.
2017 елның ике аенда 3110 тонна сөт җитештерелгән. "Башак" авыл хуҗалыгы кооперативында сөт җитештерү 12 процентка, "Привольное" җәмгыятендә 5 процентка арттырылган.
Район буенча бер сыердан уртача 864 килограмм сөт савып алынган. "Башак" авыл хуҗалыгы кооперативында бу күрсәткеч -1100, "Якты үзән" җәмгыятендәв - 951, "Яшь көч" агрофирмасында - 933 килограмм тәшкил итә.
Сыер савучылар арасында иң алда "Башак" авыл хуҗалыгы кооперативыннан Галина Савина, ел башыннан ул һәр сыердан 1322 килограмм сөт сауган. Икенче урында Гөлнур Сибәгатуллина ("Яшь көч" агрофирмасы), аның күрсәткече - 1227 килограмм.
Бу көннәрдә район буенча бер сыердан көн саен 18,2 килограмм, "Якты үзән" җәмгыятендә - 15,9, "Яшь көч" агрофирмасында - 15,7 килограмм сөт савып алына.
***
Александр Косов сүзләренә караганда, агымдагы елның ике аенда районның авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә 405 тонна ит җитештерелгән - бу үткән елдагы дәрәҗәнең 101 процентын тәшкил итә. "Яңа Юраш"та күрсәткечләрен - 11, "Яшь көч"тә - 8, "Башак"та 1 процентка арттырганнар.
Мөгезле эре терлекне симертүдә тәүлеклек артымның иң зурына (750 грамм) "Башак" ирешкән.
"Якты үзән" ҖЧҖтә барлык терлекләр тәүлегенә уртача 673 граммга, "Яңа Юраш" агрофирмасында 609 граммга арта.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев