Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Зи­рат­ны ка­рап то­ту

Зи­рат­лар­ны ка­рап то­ту, чис­тар­ту, кой­ма то­ту эш­лә­ре ту­рын­да күп тап­кыр­лар сүз алып ба­рыл­ды ин­де. Га­зе­та­ның 6 гыйн­вар са­нын­да ве­те­ран-укы­ту­чы Па­вел Анд­ре­ев­ның "Раш­ту­а" бәй­рә­ме ха­кын­да­гы мә­ка­лә­сен­дә Ис­ке Үтә­гән зи­ра­ты­на ка­гы­лыш­лы проб­ле­ма тел­гә алын­ган иде.

Ае­рым ал­ган­да, ан­да мон­дый юл­лар бар: "... лә­кин Ис­ке Үтә­гән­дә­ге ке­бек вәх­ши­лек Рә­сәй­дә та­гын бар ми­кән?! Юк­тыр... Авыл бет­кәч, Ка­ли­нин исе­мен­дә­ге кол­хоз сы­ер­ла­ры шул ти­рә­дә һәм зи­рат­та ту­лы хо­кук­лы ху­җа­лар ке­бек йөр­де­ләр: зи­рат­ның кой­ма­сын кө­тү­че­ләр җы­лы­ныр өчен көз кө­не як­кан бул­ган­нар. Акыл­га сый­мас­лык, әм­ма чын­нан да шу­лай бул­ган... Чын­лап та, шу­лай ка­дер­сез төс­тә авыл, ке­ше­ләр оны­тыл­ды­мы?!! Зи­рат­лар­ны, һәй­кәл­ләр­не сак­лар­га дип төр­ле указ­лар, за­кон­нар чы­гып то­ра, ә Үтә­гән зи­ра­тын­да - вәх­ши­лек! Юраш җир­ле үзи­да­рә­се­нең эче пош­мый­дыр: Үтә­гән зи­ра­тын­да ке­рә­шен­нәр кү­мел­гән бит, та­тар­лар тү­гел! Мон­дый га­дел­сез­лек, ми­һер­бан­сыз­лык бер­кай­да да юк..."

"Ис­ке Юраш авыл җир­ле­ге үзи­да­рә­се дип языл­гач, мин мо­ны үзе­мә юл­лан­ган дип ка­бул ит­тем. Әйе, ис­ке бул­са да, яңа бул­са да зи­рат­та һәр­кем­нең ка­дер­ле ке­ше­лә­ре кү­мел­гән. Ке­рә­шен­ме, та­тар­мы, урыс­мы - мо­ны­сы мө­һим тү­гел. Ке­ше­лек хә­те­ре өчен из­ге урын­нар­ның ка­дер­ләп сак­ла­нуы, игъ­ти­бар­дан чит­тә кал­ма­вы мө­һим. Ә ме­нә сез, Па­вел Сер­ге­е­вич, ан­да соң­гы тап­кыр кай­чан бул­ды­гыз икән? Кү­ңел өшет­кеч хәл­ләр­не тук­та­ту, бул­дыр­мау өчен ни­ләр эш­лә­де­гез? Ис­ке Үтә­гән­дә ту­ып-үс­кән, ни­чә бу­ын ата-ба­ба­ла­ры җир­лән­гән авыл егет­лә­ре, агай­лар, сез үзе­гез нәр­сә дә бул­са эш­лә­де­гез­ме?

Ми­нем бе­лү­ем­чә, зи­рат­ның элек­ке­ге кой­ма­ла­ры­ның күп­че­лек өле­ше яз кө­не ис­ке үлән­гә ут ка­бып янып бет­кән бул­ган. Мо­ны кө­тү­че­ләр­гә сыл­тау гө­наһ тү­гел ми­кән? Бу ту­ры­да сез га­зе­та­да бер­ни­чә мәр­тә­бә язып чык­ты­гыз ин­де. Ә бит баш­ка авыл­лар­да язын да, кө­зен дә зи­рат­лар­ны чис­тар­ту, тө­зә­тү эш­лә­ре үт­кә­ре­лә. Кой­ма то­ту өчен шә­һәр җи­рен­дә яшәү­че­ләр дә үз­лә­рен­нән өлеш кер­теп, ак­ча җыя яки кай­тып бу­лы­ша. Кү­мәк кү­тәр­сә, күл бу­лыр, ди. Авыл җир­ле­ге үзи­да­рә­се­нең бу мак­сат­лар өчен бил­ге­лән­гән ак­ча­сы ти­ен­нәр ге­нә бит ул. Шу­ны­сы да бар, Па­вел Сер­ге­е­вич, сез Ис­ке Үтә­гән авы­лы­ның кай­сы җир­лек­кә ка­ра­га­нын да бел­ми­сез икән бит. "Был­тыр кыс­ты", дип аһ-зар са­лып ят­кан­чы, ма­лы-бай­лы­гы бул­ган егет­ләр­не бу эш­кә тар­ту җа­ен ка­рар­га ки­рәк. Җир­ле үзи­да­рә со­ве­ты да бу эш­тән чит­тә кал­мас, дип уй­лыйм.

Ре­нат Юны­сов, Ис­ке Юраш авыл җир­ле­ге баш­лы­гы"

Ре­дак­ци­я­дән.

Чын­нан да, ав­тор­лар­ның эч­ке ки­че­реш­лә­рен, ачы­ну­ла­рын аң­лар­га бу­ла. Җир­ле үзи­да­рә­ләр "ти­ен­нәр" хи­са­бы­на яшә­гән­лек­тән, алар­ны би­та­раф­лык­та яки та­тар бул­ма­ган баш­ка ха­лык­лар­га (бу оч­рак­та ке­рә­шен­нәр ту­рын­да сүз ба­ра) игъ­ти­бар­сыз­лык­та га­еп­ләр­гә ашык­мыйк. Без, ре­дак­ци­я­дә эш­ләү­че­ләр дә, төр­ле­без-төр­ле ра­йон­нан, әй­тик, мин Сар­ман ягын­нан. Чис­та та­тар авы­лын­да ту­ып үс­тем. Мин бе­лә-бел­гән­нән бир­ле ха­лык зи­рат­ны үз хи­са­бы­на то­та. Без шә­һәр­дә яшәү­че­ләр дә, мәң­ге­лек йор­ты­быз­ның шун­да бу­ла­ча­гын, ягъ­ни ту­ган ягы­быз­да җир­лә­нә­се­без­не ис­тә то­тып, ел са­ен зи­рат­ны тәр­тип­тә то­ту өчен, мә­чет кас­са­сы­на ак­ча са­ла­быз. Мон­да бил­ге­ле бер так­са ку­ел­ма­ган, хә­лең­нән кил­гән­чә бу­лы­ша­сың. Әл­бәт­тә, җир­ле үзи­да­рә дә чит­тә кал­мый. Ул ак­ча­лар кү­мү йо­ла­ла­ры, зи­рат ки­рәк-ярак­ла­ры­на, кой­ма то­ту, мох­таҗ­лар­ны кү­мү ке­бек эш­ләр­гә то­ты­ла. Яз, көз өмә­ләр оеш­ты­ры­ла: зи­рат­та­гы чүп-чар чит­кә чы­га­ры­ла. Бер-бе­ре­без­гә төр­теп күр­сәт­ми­чә ге­нә, әнә шу­лай аң­ла­шып, яр­дәм­лә­шеп эш­лә­сәк, эш­лә­ре­без уң бу­лыр.

К.Га­би­ди

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев