Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
БЕРНИГӘ КАРАМАСТАН – ЯШӘРГӘ

Алабугада 97 яшьлек ветеран хәрби операция зонасындагы сугышчыларга ярдәм итәргә булган

Ул ай саен пенсиясеннән өчәр мең сумны медикаментлар алуга җибәрә.

Бөек Ватан сугышы ветераны Кирилл Тимряков махсус хәрби операция зонасындагы хәрбиләргә ярдәм итәргә булган.

Фронттагы солдатларның хәле турында ул барысыннан да яхшы белә. 1942 елның ахырында Кирилл Степановичны дуслары белән яшь сугышчылар мәктәбенә җибәрәләр, ә 1943 елда ул, 17 яшьлек егет, фронтка китә.

— Ул вакытта андагы хәл бик катлаулы булды. Безнең армия, фашистларга шәһәр артыннан шәһәрне калдырып, һаман артка чигенде. Немец илбасарлары Мәскәүгә якынлаша, Ленинград блокада боҗрасында кала. Украина немецлар кулында. Дошман Сталинградка, Иделгә якынлаша. Кызыл Армиянең хәле бик авыр иде, − дип сөйли ул.

Җитди әзерлек үтеп, телефонист курсларын тәмамлаганнан соң аны башка солдатлар белән бергә Ленинградка җибәрәләр. Анда аларга хәрби вакыйгаларның бөтен көчен тоярга, канкойгыч сугышлар канонадасын ишетергә туры килә. Соңрак аның полкы Балтыйк буена күчә, шунда аңа Җиңү турында хәбәр килеп ирешә. 

Әлбәттә, бүген дөньяда барган вакыйгаларга ул битараф кала алмый. Инде 97 яшьтә булуына карамастан, ул дөнья яңалыкларын күзәтеп бара, матбугат, шул исәптән район газетасын укый һәм безнең солдатлар өчен бик борчыла.

— Әти минем янга килде дә, ай саен пенсиясеннән сугышчыларга медикаментлар алуга өчәр мең сум күчерергә теләве турында сөйләде. Зур Җиңүгә кечкенә генә үз өлешен кертәсе килә, — дип сөйли ветеранның кызы Светлана.

Акчалардан тыш, Кирилл Степанович солдатларга хат та язып сала. Анда ул үзе турында сөйли һәм һәр сугышчыга шәхсән мөрәҗәгать итә: «Алгы сызыкта сиңа ничек авыр булуы турында беләм. Так держать! Синдә булган батырлык һәм патриотизм — ул бары тик җиңүчегә генә хас булган сыйфатлар». Ул безнең геройларга аларның җиңүче Россия армиясе солдатлары булуын искә төшерә. 

«Өйгә, гаиләң янына, әти-әниең һәм балаларың янына исән-сау әйләнеп кайт. Мин сине көтәрмен, солдат! Миндә хәзер алга таба яшәр өчен стимул бар!» — дип тәмамлый үзенең хатын ветеран. 

Аның сүзләре адресатка барып җитәр һәм бүген ярдәмгә мохтаҗ сугышчыларыбызны дәртләндерер, дип өметләнә йөрәге белән һаман да солдат булып калган Кирилл Степанович.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев