Борис Шабалин: Ватанга куркыныч килгәндә, ул танкист булган
Якташларыбыз — Советлар Союзы Геройлары турында сөйләвебезне дәвам итәбез.
Борис Сергей улы Шабалин 1916 елның 2 гыйнварында хезмәткәр гаиләсендә туган. Гаилә башлыгы үлгәннән соң, 1920 елда алар Мари Иленә күчеп китәләр. Борисның балачагы Сернур районының Парсай авылында узган. Анда ул башлангыч мәктәптә укыган, аннары Йошкар-Олада урта белем алган. 1938 елда Ленинград Тау институтының дүрт курсын тәмамлаган, шуннан соң, Лаеш урта мәктәбендә математика һәм физика укыткан.
1939 елның сентябрендә Борис Шабалин Лаеш районы хәрби комитеты тарафыннан Кызыл Армия сафларына чакырыла. 1942 елда Чкалов танк мәктәбен тәмамлый. Шул ук елның февраленнән ул Бөек Ватар сугышында катнашкан. Көньяк, Көньяк-Көнбатыш, 2нче Украина фронты, 3нче Белорус фронты, 1нче Балтыйк буе фронтында көрәшкән. Борис Шабалин, күптән түгел генә вафат булган шәһәрдәшебез Тамара Шабалина иренең өлкән туганы. Советлар Союзы Герое Борис Шабалин турында материалларны безгә Тамараның кызы Ольга тапшырды.
Ватанга куркыныч янаган көннәрдә, Борис Сергей улы танкист булган. 1944 елның июлендә ул Вильнюс һәм Каунасс юнәлешендә барган сугышларда катнашкан. Июльнең 14ендә, Рукла авылы тирәсендә, хәрби бригаданың алдынгы отряды сафында көрәшеп, гитлер солдатлары һәм офицерларының 60ын, дошман тубын, минометын юк иткән, дошманнарның агач-балчыктан төзелгән ут ноктасын җимергән. Моның өчен Борис Шабалин Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнгән.
1944 елның октябрендә, Балтыйк буен азат иткәндә, бигрәк тә Балтыйк диңгезе ярына чыгу юлында, Паланга шәһәре тирәсендә (Литва), өлкән лейтенант Борис Шабалин аеруча батырлык күрсәткән. Октябрьнең 7сендә, разведка барышында, кыю танкист гитлерчылар кулындагы ике тупны, 12 автомашинаны юкка чыгарган, 20гә якын дошман солдатын юк иткән. Өч көннән соң, сул флангта разведкада чакта, алдынгы отряд сафында, диңгез буенда урнашкан Поланген шәһәренә бәреп кергән, дошманнарның сагын җимереп, безнең төп көчләргә Балтыйк диңгезе ярына чыгу юлын ачкан.
Шул көрәшләрдә Борис Шабалин 120ләп дошман солдаты һәм офицерын, «Тигр» төрендәге 9 танкларын, бер «Пантера» танкын, хәрби милек төялгән 40 машина һәм 45 автомашиналарын юк иткән.
1945 елның 24 мартыннан СССР Югары Совет Презиидиумы Указы белән, командованиенең хәрби боерыкларын үрнәк үтәгән, кыюлык һәм батырлык күрсәткән өчен, Борис Сергей улы Шабалинга Ленин ордены һәм «Алтын Йодыз» медале тапшырылып Советлар Союзы Герое исеме бирелә.
1944 елның 29 октябрендә ул Эмбуте (Латвия) өчен көрәштә тагын бер батырлык күрсәтә. Танкның туп утыннан немецларның «Тигр» танкын, дүрт тупларын, расчетлары белән бергә ике минометларын, 35кә якын солдатын юк иткән, шуның өчен Кызыл Байрак ордены белән бүләкләнгән.
1946 елда капитан Шабалин сугыштан кайткан һәм Мари АССРда яшәгән. 1962 елның 24 сентябрендә вафат булган, Йошкар-Олада җирләнгән.
2012 елның 9 маенда безнең шәһәрнең Хәтер мәйданында аның бюсты урнаштырылды, 2нче мәктәп бинасында истәлек тактасы куелган, Хәтер музеенда да Борис Шабалинга багышланган истәлек бар.
2020 елда Алабуга районының топонимия комиссиясе карары белән Гринландия поселогында бер урамга Борис Шабалин исеме бирелде.
Моннан тыш, башкарма комитетта хәбәр итүләренчә, 2нче мәктәптә Советлар Союзы Герое Борис Шабалин хөрмәтенә Хәтер почмагы ачарга уйлыйлар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев