Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
БЕРНИГӘ КАРАМАСТАН – ЯШӘРГӘ

ДЦП диагнозлы Алабуга спортчысы мөмкинлекләре чиксез тормышы турында сөйләде.

«Балалар церебраль параличы» — Юлиягә туганнан бирле, моннан 22 ел элек, шундый диагноз куелган булган, ләкин ул төшенкелеккә бирелми һәм уңышларга ирешә.

Юлия Смирнованың тормышын берничек тә чикләнгән дип әйтеп булмый, чөнки аның мавыгулары күп, ул әле спорт белән дә шөгыльләнә. Алай гына да түгел, кыз спортка бөтен тормышын багышлаган. Өченче сыйныфта укыганда, ул чаңгыга баскан һәм озак вакыт узышларда катнашкан.

— Бик кызык килеп чыкты. Бервакыт мин урамда йөргәндә, роллерда шуган сыйныфташларымны күрдем. Ул чакта әле моның нинди спорт төре икәнен белми идем. Аның аркасында минем көчем һәм үземә ышанычым артты. Максатыма, билгеле бер уңышка ирешә башладым. Спорт — минем яшәешем ул! — ди Юля.

Чаңгы узышы буенча беренче муниципаль ярышларда ук, беренче сезон ябылганда, кыз өченче урынны яулый. Республика ярышларына да бара. Мамадышта, Бөгелмәдә була. Анда беренче, икенче урыннар ала. Моңа үзе дә, әти-әнисе дә сөенә. 

Гаиләдә ул берәү генә түгел, Юляның аннан 9 яшькә кечерәк энесе бар. Кыз энесе белән дә яхшы мөнәсәбәттә. 

Бүген Юлия Смирнова Казанда Идел буе физик культура, спорт һәм туризм дәүләт университетының дүртенче курсында белем ала.

Сәламәтлегенә бәйле рәвештә, чикләүләр булуга карамастан, Юля спортта уңышлар яулый. Аңа үзенә ышанырга, рухи һәм физик көчен тупларга сәламәтлеге чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге "Астра«да шөгыльләнү булышкан. Үзәк ачылганнан бирле, ягъни 2005 елдан башлап, кыз шунда йөри. Тәҗрибәле белгечләр тырышлыгы һәм дәвалау күнегүләре, массаж, парафин белән дәвалау, бассейн, хезмәт терапиясе аркасында, мөмкинлекләр киңәя, тормышы сизелерлек җиңеләя. 

— Чыннан да, спорт белән шөгыльләнгәнгә дә, үзгәрешләр бик зур, — ди Юлия. 

Бала чагында, Юлияне әнисе төрле түгәрәкләргә йөрткән, шуңа да ул бәйли, бии, шахмат уйный, тимераякта шуа. Барыннан да бигрәк аңа волейбол ошый, төгәлрәк әйтсәк — утырган килеш волейбол. Спортның бу төрендә ярышлар аңа җиңүләр дә алып килгән. 

— Утырып уйный торган волейбол ярышы буенча Татарстан Республикасының җыелма командасында торам мин. 2021 елдан Россиянең спорт мастеры дигән исемем бар. Кагыйдәләр гадәттәге волейболдан берни белән дә аерылмый. Үзенчәлеге шунда, ир-атларның һәм хатын-кызларның да ятьмәләре күпкә түбәнрәк; төп кагыйдәсе — утырып уйнаганда, туп алган вакытта, идәннән күтәрелергә ярамый, — ди ул.

Юля шәһәрнең 10нчы мәктәбен (хәзер күп профильле 10нчы лицей) тәмамлаган һәм шул ук вакытта өйдә укыган. Сыйныфташлары аны үзләренә тиң күреп аралашканнар. Шулай да, Юляның әйтүенә караганда, кайбер кыенлыклар барыбер бар. Мәсәлән, аңа, аныкы кебек диагнозлы башкаларга да, сөйләшүе катлаулы булгалый, сөйләмнәре акрын.

— Кайбер уку йортларында инклюзив белем гамәлдә, сәламәтлеге чиклеләр сәламәт балалар белән бергә укый. Аралашуда кыенлыклар булгалый. Сәламәтлеге чикле бала тотлыгырга, тоткарлык белән сөйләшергә мөмкин. Бар кешенең дә аларны тыңларга түземе җитмәскә мөмкин, кемнеңдер турыдан-туры көлүе дә бар. Әмма мин моңа игътибар итмим, — ди Юля. 

Спортчының үз ниятләре, үз хыялы да бар:
— Чаңгы узышлары буенча тренер булырга максатым бар иде, ләкин ахырда мин кире уйладым һәм дәвалау физкультурасы буенча инструкторга укырга киттем. «Астра» үзәгенә йөргәндә, бу юнәлешнең миңа якынрак икәнен аңладым — шундый ук балаларга булышырга һәм тагын да зуррак уңышларга ирешергә.

Алабуга спортчысы Юлия Смирнованың шәхси казанышлары:
— 2016 елда Казанда чаңгы узышы буенча ТР Беренчелегендә 1нче урын;
— 2017 елда Мамадышта барлык төр инвалидлар арасында чаңгы узышы буенча ТР Беренчелегендә һәм Чемпионатында 1нче урын;
— 2020 елда Казанда «Физкультура һәм спорт — минем һөнәрем» III өлкә конкурсында 3нче урын;
— 2021 елда Казанда утырып волейбол ярышы буенча Россия Чемпионатында «Алга» командасы составында 3нче урын;
— Казанда «Татарстан энҗесе» республика конкурсында «Уңышлы энҗе-2021» номинациясендә җиңүче.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев