Ватанны ярату үрнәге
Бүген герой-шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 117 ел.
Муса Җәлил батырлыгын бөтен дөнья белә. Аның көрәштәшләре турында мәгълүматны да тәфсилләп өйрәнә башлаучылар бар. Һәр заманның үз каһарманнары, ә менә Муса кебекләр мәңге онытылмас.
Каһарман шагыйрьне күреп белгән
Татар хатын-кызлары арасында беренче татар галиме, филология фәннәре кандидаты, доцент, кырык елга якын Алабуга дәүләт педагогия институты студентларына белем биргән Маһинур Фәйзуллина Муса белән Мәскәүдә 1925 елларда танышкан була. Башкаланың Кече Татар тыкрыгында җидееллык татар мәктәбе эшләгән, Маһинур Гайнулла кызы шул мәктәптә укыткан.
Күршедәге зур бер бинада эшләп килгән татар эшчеләре клубында рәис ярдәмчесе булган Маһинур Фәйзуллина, анда татар язучылары, шагыйрьләре арасында Муса Җәлил дә була.
1939 елларда Муса Җәлил (1906-1944) республикабыз башкаласында, Казанда, Язучылар союзында эшли. Маһинур Гайнулла кызы, язучылар белән бергә, эшчеләр һәм мәктәп балалары алдында чыгыш ясый, газеталарга мәкаләләр яза. Истәлекләрдән күренгәнчә, Муса кешеләргә игътибарлы булган, үзен бик гади тоткан, масаюны белмәгән, акыллы киңәшләрен биргән.
Бөек Ватан сугышы вакытында Муса турында шомлы хәбәр таралса да, аны белгән кешеләр күңелендә шагыйрьгә ышаныч югалмый. 1948 елда, Җәлилне яклап, Маһинур Фәйзуллина тагын бер мәкалә бастыра. «Минем күңелдә Муса поэзиягә гашыйк, акыллы, кешелекле, тыйнак, кече күңелле, һәркемгә ихтирамлы, чын мәгънәсендә ялкынлы йөрәкле патриот булып калды. Шундый фикерләремне ул исән чакта үзенә әйтүем белән горурланам», — дип язган Маһинур апа Фәйзуллина үзенең истәлекләрендә.
1956 елда гына Муса Җәлилнең исеме халыкка яңадан кайтарыла.
Тәрбиянең асылы — гаиләдә
Җәлил гомере — Ватанга тугрылык үрнәге. Оренбург өлкәсенең Мостафа авылында ишле гаиләдә туган Муса. Бу якларда татарлар үз телен, гореф-гадәтләрен саклап яшәгән. Дала иркенлегендә урнашкан авыл тирәсендәге каенлыкларда кошлар сайравын тыңлап, куе яшел үлән арасында тирбәлгән ак ромашкаларга хозурланып үскән булачак шагыйрь. Мусаның бабасы Габделҗәлил, әтисе Мостафа исемле булган. Әнисе Рәхимә бик тыныч, түземле, таләпчән булган, балаларын бик яратып үстергән. Аларга әкиятләр, бәетләр сөйли торган булган. Үзе мөнәҗәтләр чыгарган.
Әтиләре базардан китаплар алып кайтып торган. Шундый тәрбия алып үскән балалар китап укырга яраткан. Габдулланың беренче укытучысы — Габдулла Усманов. Хәтере яхшы булганга, өч сыйныф программасын Муса бер елда үткән. 1913 елдан башлап, Җәлилләр гаиләсе Оренбургта яшәгән. Сәүдәгәр әтисе, Мусага 13 яшь чагында, тиф авыруыннан үлеп киткән.
Оренбургта, Хөсәеновлар мәдрәсәсенең китапханәсендә Муса Пушкин әсәрләре белән таныша. Рәсем укытучысы Мусага уку елы ахырында альбом һәм акварель буяулар бүләк итә. Җәй буе Муса авыл күренешләре рәсемнәрен, авылдашларының портретларын ясый. Аларны соңыннан мәктәп күргәзмәсенә куйганнар, кайберләре шәһәр күргәзмәсенә алынган. Ул мандолинада да уйнарга өйрәнгән. Гомумән, бик кызыксынучан булган Муса. Дәфтәр битен дүрткә бөкләп, китапчыклар ясаган. Яшьтән үк илдә барган вакыйгаларга битараф булмавын күрсәткән. Мәсәлән, Гражданнар сугышыннан соң, урамнарда аяксыз кешеләр күп күренә башлый. Кан коюларга каршы шигырь язып, Муса аны «Вакыт» газетасына җибәрә, тик аны бастырмыйлар. Бала чагыннан ук оештыруга сәләтле булган малай яшьтәшләре белән спектакльләр куйган. Мусаның балачак еллары турында укыган кеше аның көчле рухлы булып үсүенә сокланмый калмый. Әтисенә охшап, Муса авырлыкларга бирешмәскә өйрәнгән. Әнисенә охшап, шигырь җанлы булган.
Җәлил кызы Чулпан хатирәләре
2014 елның августында шәһәребезнең «Көмеш гасыр» китапханәсендә Муса Җәлилне искә алу кичәсе үткән иде. Бу очрашуга Җәлилнең кызы Чулпан һәм аның оныгы танылган пианист Татьяна Малышева, оныкчыклары Михаил һәм Лиза килгән иде. Каһарман шагыйрьнең Казандагы музее хезмәткәрләре алып килгән экспонатлар арасында шагыйрьнең төрмәдә язган шигырьләре дә бар иде, алабугалылар "Моабит дәфтәрләре«н үз күзләре белән күрде.
Ул көнне Чулпан Җәлилова әтисе турында хәтирәләрен уртаклашты.
— Сугышка кадәр вакыт бик бәхетле булды, — дип сөйләгән иде Чулпан ханым. — Әти мине үзе белән Язучылар союзына ала иде. «Алтынчәч» операсы репетицияләренә алганы булды. Сугыштан соң бу әкият, сәхнә еш төшемә керде. Ялтада ял иткән вакытны да хәтерлим. Гази Кашшаф белән (без аны Гази абый дип йөртә идек) барган идек. Ак шәһәр, фонтан, диңгез, ком... Әти миңа үсемлекләр турында сөйләде. Аның белән фонтан тирәли йөгереп йөргәнем исемдә. Бу бәхет сугыш башланган көн белән тәмамланды. Әти белән әнинең төсе ни өчен үзгәрүен аңламадым, әмма кайгы килгәнен сиздем.
1941 ел. Гыйнварның 8ендә, гаиләсе белән хушлашып, Муса сугышка китә.
Казанда, Максим Горький урамындагы хәзер музей урнашкан фатирда, Чулпан әтисен соңгы тапкыр күрә. Муса тоткынлыкта чакта, аның гаиләсенә бик кыенга туры килә. Шөкер, гаилә дуслары Гази Кашшаф, Әхмәт Фәйзи ярдәмнәреннән ташламыйлар.
Җәлилнең музыкага сәләте оныкларына да күчкән. Татьяна да, Михаил белән Лиза да музыка коралларында уйный.
Һәр истәлек — үзе бер тарих
Безнең илдә яшь буынны тәрбияләү һәрвакыт сугыш куркынычы кабатланмасын, илебез күге тыныч булсын дигән максат белән үткәрелеп килде. Бүген ул Ватанны яклауга әзер буын үстерүгә юнәлтелгән. Бу эш мәктәпкәчә яшьтәге балалардан башлана. Алабуганың балалар бакчаларында Хәрби Дан почмаклары оештырылган, ватанпәрвәрлек хисләре тәрбияләү эше даими бара, илебез өчен иң әһәмиятле бәйрәмне каршылау алдыннан сугыш һәм тынычлык темасына аеруча нык игътибар бирелә. Тәрбиячеләр балаларга шигырьләр, җырлар өйрәтә, конкурслар, күргәзмәләр оештыра; хокук саклау органнарында, ЭЭМ хезмәтендә булган ветераннар белән очрашулар үткәрә. 2015 елда Бехтерево балалар бакчасы тәрбиячесе Альбина Васильева «Минем дәү бабам хатирәсе» темасы буенча мәгълүмат җыюы турында сөйләгән иде, аңа китапханәче Лия Старостина зур ярдәм күрсәткән.
— Бехтерево авылыннан 237 кеше фронтка киткән, шуларның 110ы әйләнеп кайтмаган. Күп гаиләләргә сугышның беренче елында ук кайгы кәгазе килгән, кайберәүләр сугышта хәбәрсез югалган, — диде Альбина Васильева. — Безнең бакча балалары Бөек Ватан сугышында катнашкан туганнары турында материал туплады. Аларның һәр хикәясе — үзе бер тарих.
Алабуга районының Олы Шүрнәк балалар бакчасы тәрбиячесе Равилә Захарова авылдашы Петр Захаров турында фильм әзерләгән иде. Сугышта күрсәткән батырлыклары өчен, Петр Иван улы 9 орден һәм медаль белән, Кореяны азат иткән өчен Корея медале белән бүләкләнгән. 2006 елның 9 маенда авылның Геройлар аллеясында аның бронзадан ясалган бюсты куелды.
Соңгы елларда 32нче «Садко» балалар бакчасы «Бу көннәрнең даны онытылмас» дип аталган шигырь уку бәйгесен үткәреп килде. Анда Муса Җәлил шигырьләрен сөйләми калмыйлар. Мәктәптә дә Җәлил иҗаты белән танышу дәвам итә. Шәһәрнең 9нчы мәктәбендә былтыр узган конкурста аның «Бүреләр» шигыре аеруча сәнгатьле яңгырады. Татар теле һәм әдәбият укытучылары мәктәп, гимназия укучылары белән Җәлилнең туган көнен ел саен билгеләп үтә.
Фотода:
2014 елның 21 августында Алабуганың «Көмеш гасыр» китапханәсендә узган очрашуда шагыйрә Гөлзадә Әхтәмова (уңнан икенче) һәм мөгаллимә Гөлфинур Гыйльфанова (уңнан беренче) Җәлил оныклары Михаил һәм Лиза белән истәлеккә фотога төште.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев