Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
БЕРНИГӘ КАРАМАСТАН – ЯШӘРГӘ

Владимир Громов: «Беренче баржабызны күз алдыбызда бомбага тоттылар»

Алабугада Ленинград камалышында булган кеше гомер итә.

Владимир Сергеевич Громов 1939 елның 7 октябрендә туган. Ул Ленинград камалышында булган. 1941 елда, сугыш башында, Кронштадтта әтисен югалткан. Володя һәм аның абыйсы әниләре белән генә калган. Владимир Сергеевич блокададагы ач вакытын еш искә ала — андый онытылмый. 

— Ленинградтан безне Уралга җибәрделәр. Түбән Тагилда яшәдек. Баржада барганны хәтерлим — әни үз төркеме балаларын һәм абый белән мине алып барды. Беренче баржабызны күз алдыбызда бомбага тоттылар. Икенче баржа ычкына алды. Өченчесенә дә бомба эләкте.

Аннан соң поезд безне Ташкентка илтергә тиеш иде. Тик нишләптер без Түбән Тагилда калдык... Блокада чорында гел ашыйсы килә иде. Без, күршеләребез, бөтен ленинградчылар да, ул чакта өйдә булган күн әйберләрнең барын да ашадык — кәнәфи, диван, каешларны. Мәче һәм эт өчен сугышалар иде. Кыш бик салкын килде. Җылыну өчен, китапларны һәм җиһазларны ягарга мәҗбүр идек. Сәер, салкын тиеп чирләмәдек. Организм шундый үзенә шулай кушкан, күрәсең, − ди ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев