Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
БЕЗДӘН – КИҢӘШ, СЕЗДӘН – ЭШ

Алма торты

Без сезгә чәй янына бик тәмле алма торты рецепты тәкъдим итәбез. Көн саен ашасагыз да туймаячаксыз!

Кирәкле ингредиентлар: стакан ярым он, 200 грамм майонез, 3 йомырка, 100 грамм каймак, пычак очында сода, 5-6 баллы алма.

Әзерләү ысулы:

Йомырка сарысын шикәр комы белән туглыйбыз, майонез, каймак, сода кушабыз. Аннан он өстәп, камыр басабыз. Тирән эчле табаны майлап, он сибәбез һәм камырны табага салып, газ мичендә уртача кызулыкта алтынсу төскә кергәнче пешерәбез. Ул арада алмаларның кабыгын әрчеп, юка итеп телемләп кисәбез. Аерым савытта йомырка акларын бер стакан шикәр комы белән күпертәбез. Камыр кызарып пешкәч, аны мичтән алып, өстенә алмаларны тезәбез, күпертелгән йомырка агын салабыз һәм тагын салмак кына утта пешерергә куябыз. Йомырка акларының өсте кызара башлап, ныклап кипкәч, тортны мичтән алабыз. Чәйләрегез тәмле булсын!

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев