Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
БЕЗДӘН – КИҢӘШ, СЕЗДӘН – ЭШ

Авокадо (салат рецептлары)

Авокадо туклыклы булуы белән аерылып тора. Аңарда зыянлы майлар юк. Шуңа да ул диетик ризыклар рәтенә керә.

Авокадо йомшагының 2 проценты аксымнан тора. Өчтән бер өлешен үсемлек майлары тәшкил итә. Алар йөрәк мускуллары өчен файдалы, кан тамырларын атеросклероздан саклый һәм витаминнар үзләштерелүгә ярдәм итә. Авокадо А, Е, В, С, РР витаминнары, фолий кислотасы, микроэлементларга бай. Ул иммунитетны ныгыта, стресстан арындыра, чәчне сәламәтләндерә, тирене туендыра һәм яшәртә. Калифорния диетологлары фикеренчә, авокадода глутатион - яман шеш авыруының кайбер төрләреннән саклаучы аминокислота һәм кандагы холестеринны төшерүче фитостерол дигән матдә бар. Япония галимнәре белдерүенчә,авокадо бавырны спиртлы эчемлекләр, дарулар, токсиннар, майлы ризыклар һәм организмга һава, су, ризык белән эләккән агулы матдәләрдән саклый.

Табигый дәвачы

Түбән кислоталылыктагы гастрит булганда, авокадоның йомшагын чәнечке белән изәләр, яшел тәмләткечләр һәм бераз гына лимон согы өстиләр. Барлыкка килгән катнашма ашказанының ялкынсынган лайлалы тышчасын каплый һәм аны күбрәк сыеклык бүлеп чыгарырга мәҗбүр итә.

Анемия вакытында көн саен ярты авокадо ашарга киңәш итәләр. Аны салатларга кушарга да, шул килеш кулланырга да ярый.

Гипертония борчыганда, авокадо йомшагын 1:2 нисбәтендә яшелчә сокларына - томат, кызыл чөгендер, кишер согына кушып эчәләр.

Җенси салкынлык күзәтелгәндә, авокадо йомшагына 2 аш кашыгы майсыз йогырт, 1 тырнак изелгән сарымсак, 1 аш кашыгы лимон согы, тәменчә тоз, борыч кушып ашыйлар.

Чәч зәгыйфьләнгәндә, авокадоның йомшаган чәч төбенә сөртәләр. Аны йомырка сарысы яки банан белән кушып кулланырга да була. Мондый чара чәчне ныгыта, ялтырата.

Авокадо шулай ук инфарктны кисәтә.

Файдалы рецептлар

Авокадодан салат

2 авокадо, 100 г сельдерей тамыры, 1 яшел кыяр, 100 г салат яфраклары, 2 аш кашыгы майонез, 2-4 черри помидоры, петрушка, яшел тәмләткечләр кирәк.

Сельдерей тамырын юып чистарталар һәм саламлап турыйлар. Кыярның кабыгын чистартып турыйлар. Авокадоны урталай ярып, тышына зыян китермичә генә йомшагын алалар һәм турыйлар. Барысын бергә майонез кушып болгаткач, эче алынган авокадога тутыралар. Помидор кисәкләре һәм яшел тәмләткечләр белән бизиләр.

Мондый салат кан басымы күтәрелгәндә файдалы.

Кишерле авокадо салаты

1әр авокадо, кыяр, помидор, суган һәм 2 кишер алына. Эчлек өчен 1 аш кашыгы уылган имбир, 1 аш кашыгы зәйтүн мае, 1 тырнак сарымсак, 1 лимон согы һәм кабыгы кирәк.

Авокадо, кыяр, помидор һәм суганны турыйлар. Зәйтүн мае, лимон согы һәм кабыгы, изелгән сарымсак, имбир өстәп болгаталар. Саламлап туралган кишер белән бизиләр.

Салат эчәклек эшчәнлеген арттыра, эчкә газ җыелуны бетерә, витаминнарга һәм микроэлементларга бай.

Кайнар бутерброд

1 авокадо, 4 телем арыш ипие, 1 суган, 8 пешкән креветка, 2 аш кашыгы угычтан кырылган каты сыр, тоз, борыч алына.

Авокадоның кабыгын чистартып, төшен алалар һәм телемләп турыйлар. Аларны ипи кисәкләренә тезәләр. Өстенә креветка, ярымбоҗралап киселгән суган куялар. Тоз, борыч һәм сыр сибеп, берничә минутка кайнар мичкә тыгып алалар.

Бутерброд организмга көч кертә, бәхет гормоны-серотонин бүлеп чыгарып, кәефне күтәрә.

Авокадо һәм дингез ризыклары

1 авокадо, 150 г лосось яки сөмбаш (семга) балыгы, 100 г пешкән креветка, 1 кызыл баллы борыч алына.

Соус өчен 2 аш кашыгы зәйтүн мае, ярты лимон согы, тоз, борыч кирәк.

Авокадо белән борычны шакмаклап, балыкны тасмалап турыйлар. Тәлинкәгә авокадо җәяләр, аның өстенә балык куялар һәм креветка тезәләр. Зәйтүн маена лимон согы салып болгаталар. Тоз, борыч сибеп соус ясыйлар һәм калган ризыклар өстенә агызалар.

Бу-туклыклы салат. Ул микроэлементларга һәм кальцийга бай. Аны гемоглобины түбән кешеләргә ашарга киңәш итәләр

Әче соус

3 авокадо, 6 кыяк яшел суган, 2 тырнак сарымсак, 1 аш кашыгы дарчин, 1 лимон согы кирәк.

Мексикада бу соусны гуакомоле дип йөртәләр. Аны ясау өчен авокадоны чистартып, йомшагын бертөрле катнашма барлыкка килерлек итеп изәләр. Калган әйберләрне вак кына турап авокадога салалар. Тоз, лимон согы өстиләр. Бу соусны итле ризыклар ашау өчен кулланалар.

Ул ашкайнату процессын җайга сала, аппетитны ача, организмга хәл кертә.

Экзотик эчемлек

1 авокадо, 1 стакан сөт, 1 чәй кашыгы шикәр, 3 шакмак боз кирәк.

Авокадоны юып, урталай яралар, төшен алалар. Җимешнең кабыгын чистарталар. Йомшагын блендер ярдәмендә болгаталар. Шунда ук сөт, шикәр һәм боз өстиләр. Бертөрле катнашма барлыкка килгәч, эчемлекне стаканнарга салып, авокадо телемнәре белән бизиләр.

Коктейльне ашказаны-эчәк трактында тайпылышлар булган кешеләргә эчәргә киңәш ителә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев