Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
БЕЗДӘН – КИҢӘШ, СЕЗДӘН – ЭШ

Балан пюресы

Әлеге пюрены ясаганда балан җиләкләре кайнатылмый. Шуңа да ул барлык файдалы витаминнарын һәм микроэлементларын саклап кала. Балан пюресын суыткычта яки салкынча булган базда сакларга кирәклеген генә онытмагыз.

Әзерләү: Чистартылган һәм юылган баланны дуршлагка салырга һәм кашык яки бәрәңге төйгеч белән сокны төшләреннән аерырга (иләк яки соковыжималка кулланырга да ярый). Барлыкка килгән сокны 1:1 исәбеннән шикәр комы белән кушарга һәм яхшылап болгатырга. Килеп чыккан пюрены банкаларга тутырырга. Банкаларны стерильләштермәсәң дә ярый. Балан пюресын кечкенә, капкачы борып ябыла торган банкаларга тутыру отышлырак булачак.

Ничек кулланабыз?

1-2 кашык пюрены бер стакан суга болгатып аны морс итеп эчәргә, майлы ипигә балан пюресын ягып ашарга, чәй эчкәндә кабып ашарга да була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев