Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
БЕЗДӘН – КИҢӘШ, СЕЗДӘН – ЭШ

Балык консервасыннан кәтлит

Кирәк: 1 банка сайра консервасы, 1-2 баш суган, 170-180 г дөге, 2-3 йомырка, тоз, тәмләткечләр.

Әзерләү:

Дөгене (изелә торганы кирәк) юып, тозлы суда пешерәләр, дуршлагта суын саркыталар. Суганны вак кына турыйлар. Консервадагы балыкны чәнечке белән изәләр, дөге, суган, чи йомырка, тоз, тәмләткечләр кушып, яхшылап болгаталар һәм 10 минут тотканнан соң зур түгәрәк кәтлитләр ясыйлар, онда әвәләп, кайнар табада үсемлек маенда кыздыралар (сыеграк булса, коймак кебек салып пешерәләр).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев