Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
БЕЗДӘН – КИҢӘШ, СЕЗДӘН – ЭШ

Баш авыртуын дарусыз ничек басарга?

Баш авыртуы һаман үзен сиздереп торучыларга атнага 2-3 тапкыр гына булса да башка массаж ясарга кирәк.

Шуннан соң баш авыртуы күпкә җиңелрәк узачак яки бөтенләй бетәчәк. Массаж кан әйләнешен яхшырта, шунлыктан организмга җиңелрәк булачак. Массаж кешене тынычландыра да. Аны түгәрәк хәрәкәтләр белән башның арткы өлешеннән маңгайга таба ясап киләләр. Дөрес ясалган массаж кан басымын төшерергә дә ярдәм итәчәк.

Муенны йомшартабыз

Баш авыртуы муен тирәсендә кан утырудан да барлыкка килә. Чөнки мускуллар таш кебек ката. Муенны йомшарту өчен, аны төрле якка боргалагыз. Иң элек башны өскә күтәрәләр, аннары аска төшерәләр, авырлык китермичә генә уңга-сулга боралар һәм түгәрәк хәрәкәт ясап төгәллиләр. Һәрбер хәрәкәтнең азагында муен 10 секунд шул халәттә торсын, 5 секунд ял иткәч, бүтән хәрәкәткә күчәләр.

Чигәгә боз куябыз

Әгәр баш чигәне кысып авырта икән, чигә турысына боз яки юеш сөлге куялар. Ул тирәдән баш миен кан белән тәэмин итүче мөһим артерия уза. Салкын боз кисәге ярдәмендә температураны аз гына төшерү баш авыртуыннан котылырга булыша. Әгәр авырту бик кискен булса, арттан муен өстенә җылы әйбер куеп торалар. Ул кан әйләнешен яхшыртачак, кан басымы төшәчәк.

Тынычланабыз

Баш, гадәттә, артык киренке халәттә булганлыктан да авырта. Үзегезне тынычландырырга өйрәнегез. Көнгә 20 генә минут булса да башка ял бирегез. Бу вакытта тынычландыргыч музыка тыңларга мөмкин. Ә иң мөһиме: башны төрле уйлардан азат итегез. Галимнәр фикеренчә, адәм баласы көнгә бары тик 5-7 процент мәгълүматны гына үзләштерә, калганнары баш миенә көчләп тутыру кебек килеп чыга. Баш миен җыен чүп-чардан азат итәргә өйрәнсәгез һәм тормыштагы һәртөрле вак-төяк өчен дә кайгырмасагыз, башыгыз да авыртмас, нервыларыгыз да тынычрак булыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев