Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
БЕЗДӘН – КИҢӘШ, СЕЗДӘН – ЭШ

Бик тәмле французча печенье

Чәй янына менә дигән тәмлүшкә!

Кирәкле ингредиентлар:
— 3 йомырка
— 220 грамм ак май
— 4 аш кашыгы көрән шикәр комы
— чеметем ванилин
— 1/3 бал кашыгы тоз
— 1 аш кашыгы какао порошогы
— 270 грамм он (ак камыр өчен — 140 грамм, шоколадлы камыр өчен — 130 грамм)

Әзерләү ысулы:
1. Каты пешкән йомыркаларны кабыгыннан чистартабыз, агын сарысыннан аерабыз (йомырканың агы әлеге рецептта кулланылмый). Йомырканың сарысын чәнечке белән изәбез.
2. Йомшарган ак майны көрән шикәр комы, тоз, ванилин һәм йомырка сарысы белән болгатабыз.
3. Әзер массаны 2 тигез өлешкә бүләбез. Бер өлешенә какао порошогы кушып болгатабыз.
4. Он кушып ике төрле камыр басабыз.
5. Ачык һәм шоколадлы камырны бер үк размерда җәябез (14×9 сантиметр).
6. Шоколадлы җәем өстенә ак төстәгесен куярга, җәемнәрне җиңелчә генә кысып, суыткычка 30-40 минутка куябыз.
7. Соңыннан пычак ярдәмендә камырның кырыйларын тигезлибез.
8. Бертигез киңлектә 4 катламга кисәбез.
9. Ике төр камыр катламын шоколадлы рәте ак тостәгесе өстендә, ә ак төстәгесе шоколадлысы өстендә булырлык итеп куярга кирәк.
10. Камырдан ясалган борысларны 1 сантиметр киңлектәге кисәкләргә кисәргә. Табага пекарь кәгазе җәеп, печеньеларны тезәбез. 180-190 градускача җылытылган духовкада 10-15 минут пешерергә.

Чәйләрегез тәмле булсын!

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев