Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
БЕЗДӘН – КИҢӘШ, СЕЗДӘН – ЭШ

Бүлмә гөлләрен күчереп утыртучыларга файдалы киңәшләр

Яз җитеп кояш нурлары туры төшә башлагач, бүлмә гөлләренең үсеше активлаша.

Бу вакытта суны күбрәк сибәргә, ашламалар кертергә кирәк. Артык тамырланып, чүлмәк туфрагына сыеша алмаган гөлләрне күчереп утырту өчен апрель ае уңышлы санала, чөнки яз башында үсемлекләр тизрәк тернәкләнеп китә.
Күчереп утырткач, гөлләрне башта якты һәм җылы урында тотарга, мул итеп су сибәргә кирәк. Тамырланып киткәч кенә (бер-ике яфрак җибәргәч) ашлама кертү киңәш ителә.
Кактусларны күчереп утырткач, 5-7 көннән соң гына су сибәргә кирәк. Кыш буенча буйга үсеп киткән гибискус, олеандр, фикус кебек гөлләрнең сабакларын кисәләр. Көчсез үсентеләрне дә алып ташлау яхшы. Болай эшләгәндә гөлләр тизрәк чәчәк ата.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев