Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
БЕЗДӘН – КИҢӘШ, СЕЗДӘН – ЭШ

“Бәйрәм” салаты

Кирәк: - пешкән бавыр ите (тавыкныкы булса да ярый) - 350 гр, тозлы кыяр (1 кечкенә банка), 4-5 данә йомырка, 4 уртача зурлыктагы кишер, 4 зур булмаган суган, майонез, кыздыру өчен үсемлек мае.

Әзерләү:

Сыер яки тавык бавырын пешереп алырга һәм эре угыч аша чыгарырга (тавыкныкы йомшак була, шуңа да аны токмачлап турасаң да ярый). Кыярны вак шакмакларга турарга, кишерне пешерергә һәм эре угыч аша чыгарырга. Суганны вак итеп турарга, үсемлек мае өстәп табада алтынсу төскә кергәнче кыздырып алырга. Йомыркаларны пешерергә, агын сарысыннан аерып алырга һәм йомырка акларын эре угыч аша чыгарырга (йомырканың сарысын бизәү өчен калдырабыз).

Салатны кыр-кырлары биек булган савытка катлап-катлап салабыз: 1 нче кат: бавыр, өстенә майонез

2 нче кат: кыздырылган суган

3 нче кат: кыяр

4 нче кат: кишер, өстенә майонез

5 нче кат: йомырка агы.

Иң өске катны салганнан соң аны тагын бер кат майонез белән каплыйбыз, салатның өстен вак угычтан чыгарылган йомырка сарысы белән бизибез.

Редакциядән: салат бик туклыклы була, аны җиңеләйтергә теләсәгез, сыер бавыры урынына тавыкныкын кулланырга һәм суганны кыздырмыйча салырга киңәш итәбез. Суганны йомшарту өчен аны кайнар су белән пешекләп алу да җитә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев