Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
БЕЗДӘН – КИҢӘШ, СЕЗДӘН – ЭШ

Чүлмәктәге рассольник

Кирәк: 800 г тавык ите (якынча ярты тавык), 4 эре бәрәңге, 1 кишер, 2 башлы суган, 2 тозлы кыяр, ярты стакан арпа ярмасы, тәмләткечләр.

Тавыкны юып, кисәкләргә бүлеп, чүлмәкләргә салырга. Бәрәңгене эре шакмаклап, тозлы кыярны вак шакмаклап, суганны ярымтүгәрәкләп турарга, кишерне угычтан уарга. Барысын да чүлмәкләргә салып чыгарга. Арпа ярмасын юып, аны да чүлмәкләргә өстәргә. Кирәк кадәр су, тоз һәм тәмләткечләр салырга. Духовкага 1 сәгатькә куярга. Табынга чыгарганда төрле яшел тәмләт­кечләр сибәргә була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев