Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
БЕЗДӘН – КИҢӘШ, СЕЗДӘН – ЭШ

Чүлмәктәге тавык

4 өлеш өчен: 500-600 грамм тавык ите, 1 кишер, 1 баш суган, 5-6 бәрәңге, 50 грамм үсемлек мае, 200 грамм шулпа (кайнаган су да ярый), тәменчә тоз, борыч, тәмләткечләр, 100 грамм майонез.

Һәрбер чүлмәк төбенә борыч һәм тоз белән болгаткан тавык ите салырга. Кишерне шакмаклап, суганны ярым тәгәрмәчләп турарга. Шуларның 1/3 өлешен ит өстенә салырга. Шуңа берникадәр шулпа белән май өстәргә. Калган кишер белән суганны шакмаклап туралган бәрәңге белән кушып, тозлап, борычлап, чүлмәккә салырга һәм тәмләткечләр сибәргә. Калган шулпаны салырга. Шулпа бәрәңгене күмәргә тиеш түгел. Өстенә майонез сылап, духовкага куярга. 40-45 минут пешерергә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев