Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
БЕЗДӘН – КИҢӘШ, СЕЗДӘН – ЭШ

Эсседә әфлисун суы эчегез

Пластик шешәләргә дә тутырып куйсагыз, җәйгә бик яхшы эчемлек булачак.

4 әфлисунны юарга, кайнар суда чайкатып алырга (әче булмасын өчен). Яхшылап корытырга һәм 2 сәгатькә суыткычка куеп торырга.

Иттарткыч аша чыгарылган әфлисунга 3 литр салкын су салып, 10 минут көткәч, берничә тапкыр — иләк, аннан соң марля аша сөзәргә кирәк. Аннан соң тагын 6 литр су, 1 килограмм шикәр, 30 грамм лимон кислотасы салып болгатырга киңәш ителә. 9 литр әфлисун суы чыгарга тиеш. Шуны пластик шешәләргә тутырырга һәм 1 сәгатькә калдырып торырга.

Сөзгәннән соң калган массадан, тәменчә шикәр һәм лимон кислотасы салып, варенье кайнатырга мөмкин. Капкачын ябып, 5 минут микродулкынлы мичтә кайнатсаң, әфлисун желесы килеп чыга.

Чыганак

Фото: freepik.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев