Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
БЕЗДӘН – КИҢӘШ, СЕЗДӘН – ЭШ

Хачапури пешерәбез

Кирәк: Камырга: 1 кг он,1 л сөт, 500 г каймак, 2 йомырка, 1 стакан үсемлек мае, 1 аш кашыгы чүпрә, бер чеметем тоз.

Эчлеккә:

Сулугуни сыры,

сыер мае.

Эш барышы:

1) җылытылган сөткә чүпрә саласың, аннары каймак, 2 йомырка, 1 стакан үсемлек мае, тоз кушасың да шуңа 1 кг он салып, камыр басасың.

2) Камырны тигез итеп өч өлешкә бүләсең. Аны үсемлек мае белән майланган өч табага кул белән җәясең.

3) Камыр өстенә угычтан сыр уасың (бер баш сулугуни өч хачапурига җитә), өстенә 100-150 г сыер мае кушасың.

4) Камырны һәрьяклап җыясың да тоташтырасың һәм кул белән басып, тигезләп куясың. Чәнечке белән берничә төштән төрткәлисең, өстен әз генә су кушылган күкәй сарысы белән майлап куясың. Аннары - мичкә... Өсте кызара башлауга - хачапури әзер!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев