Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
БЕЗДӘН – КИҢӘШ, СЕЗДӘН – ЭШ

Киви дәвалый!

Кивида А, В, В1, В2, В3, В6, С, Е витаминнары, магний, калий, каротин, ферментлар, минераль тозлар, натрий, клетчатка, никотин кислотасы бар.

1. Ул йөрәк-кан авырулары вакытында кулланыла. Киви кан тамырларын ныгыта, кан басымын нормальләштерә, кан саву рискларын киметә. Составында булган калий ярдәмендә киви организмдагы су-тоз балансын тигезли һәм шул сәбәпле шешенүне булдырмый.
2. Көнгә бер киви ашау С витаминына булган тәүлеклек ихтыяҗны тәэмин итә, иммунитетны ныгыта һәм йогышлы авыруларга каршы торучанлыкны арттыра, сәламәтләндерүне тизләтә.
3. Кивида булган пектин матдәләре эчәклек өчен аеруча файдалы. Алар файдалы микрофлораны сәламәтләндерә һәм матдәләр алмашуының зыянлы продуктларын үзенә сеңдерә.
4. Калорияләре аз булу сәбәпле, киви ашыгыч диеталар өчен искиткеч нигез булып тора. Шул ук вакытта анда минераллар һәм витаминнар бик күп, ул чамадан тыш ару һәм ярсучанлыкны бетерә. Ә су-тоз балансын яхшыртканлыктан ул ябыгырга да ярдәм итә. 
5. Киви бөерләрдә таш булганда, анемия, атеросклероз, ревматизм һәм башка авырулар вакытында кулланыла. 
Теләсә нинди препарат, дәвалау ысулы яки методикасы кулланган очракта, табиб белән киңәшләшү зарур.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев