Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
БЕЗДӘН – КИҢӘШ, СЕЗДӘН – ЭШ

“Көнбагыш”

300 г тавык ите, 400 г консервланган кукуруз, 3 йомырка, 200 г маринадланган шампиньон, 200 г кишер, башлы суган, чипсы, тоз, майонез, үсемлек мае, яраткан кешегә зәйтүн җимеше.

Кишерне пешереп, чистартырга. Тавык итен турап, табага үсемлек мае салып, пешереп алырга. Ул 10 минут чамасы пешә. Кишерне, йомырканы вак угычтан уарга. Гөмбәне, суганны ваклап турарга. Тәлинкәгә иң башта тавык ите, кишер, гөмбә, суган, йомырка салып, һәр катлам арасына майонез сыларга. Өстенә кукуруз салырга. Тәлинкә кырыйларына көнбагыш таҗлары кебек итеп чипсылар тезәргә. Салат өстен зәйтүн җимешләре белән дә бизәргә була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев