Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
БЕЗДӘН – КИҢӘШ, СЕЗДӘН – ЭШ

Лимонлы кекс

Бу кексны әзерләү җиңел, шул ук вакытта ул бик тәмле килеп чыга. Сез дә сынап карагыз әле.

Үзе гади, үзе тәмле, үзе бик уңышлы килеп чыга торган кекс рецептын тәкъдим итәбез.

Ингредиентлар:

250 грамм эремчек
200 грамм он
170 грамм шикәр
20 грамм май (якынча 1аш кашыгы)
3 йомырка
1 лимон
0,5 чәй калагы сода

Әзерләү:
Кекс диетадагы кешеләр өчен дә файдалы. Рецептта лимон тулысынча тышчасы белән кулланыла. Лимонның очларын кисеп алырга, түгәрәкләп кисеп, төшен алырга.
Лимонны вакларга. Акмайны шикәр белән бергә кушкач, өстенә эремчек салып болгатырга. Аның өстенә лимон, йомырка һәм сода салып болгатырга. Катнашманы 1-2 минутка калдырып торыгыз, ул кабарырга тиеш. Аның күләме 2-3 тапкыр арткач, он кушып болгатыгыз. Камыр инде төшәчәк. Табаны майлап, камырны шунда салыгыз. 180 градуста 1 сәгать пешерегез.
Ашларыгыз тәмле булсын!

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев