Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
БЕЗДӘН – КИҢӘШ, СЕЗДӘН – ЭШ

“Мономах бүреге”салаты

Салат өчен кирәк: пешкән тавык ите - 300 г. каты итеп пешерелгән йомырка -3 данә

пешкән бәрәңге - 3 данә

кишер -1-2 данә

каты сыр - 150 г.

әстерхан чикләвеге - 1 стакан

гранат төшләре - бизәү өчен

майонез, тоз - тәменчә

Иң элек салат өчен кирәкле ризыкларның барысын аерым-аерым әзерләп куябыз һәм аеры савытларда тотабыз.

Пешкән бәрәңгене эре угыч аша үткәрәбез. Итне ваклап турыйбыз, сырны вак угычтан чыгарабыз. Әстерхан чикләвеген савытта төябез. Йомырканы әрчеп, агын аеры, сарысын аеры угычтан чыгарабыз. Гранат төшләрен әзерләп куябыз.

Хәзер салат ясарга тотынабыз. Матур савыт алып әзер ризыкларны катламлап өябез, ул өскә таба очлаеп Мономах бүреге рәвешенә килергә тиеш.

1. Бәрәңгене җиңелчә тозлап, майонез кушып җәябез.

2. Тавык ите, майонез.

3. Йомырка, майонез.

4. Әстерхан чикләвеге, майонез.

5. Кишерне әз генә тозлап, майонез ягабыз.

6. Сыр катламы

Салатны гранат төшләре белән бизибез, помидордан таҗ кисеп алабыз. Өстәлгә куйганчы ике сәгатьләп суыткычта тотабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев