Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
БЕЗДӘН – КИҢӘШ, СЕЗДӘН – ЭШ

Өй җыештырганда без белми торган хаталар

Өйне тиешенчә тәртипкә китергәч, без җиңеллек һәм канәгатьлек хисе кичерәбез. Әмма җыештырган вакытта зур булмаган хаталар җибәрү ләззәтне бозарга мөмкин.

Аларны булдырмас өчен түбәндәге киңәшләр ярдәм итәр:

- коры чүпрәк яки себерке белән тузанны сөртү. Бу дөрес түгел. Коры чупрәк белән сөрткән вакытта һавага тузан кисәкчекләре күтәрелә һәм алар безнең тын юлларына керә. Исәпкә алсагыз, мондый вакытта без төчкерәбез.

- мендәр һәм юрганны игътибарсыз калдыру. Без урын-җирне уртача атнага бер алыштырабыз, ә мендәр, юрганнарны бик сирәк чистартабыз. Ә бит алар нәкъ менә төрле бактерия, тузан талпаннары, йоклаган вакытта тәнебездән бүленеп чыккан майларны үзләренә җыялар. Белгечләр синтетик мендәрләрне һәм юрганнарны 3-6 айга бер тапкыр юарга, ә табигыйларын ярты ел саен химчисткага тапшырырга киңәш итә.

-  ялтырап торган өслекләрне түгәрәк хәрәкәтләр ясап юу. Игътибар итсәгез, көзге һәм башка ялтыравык өслекләрне чистарткач, өслектә тугәрәк формада эзләр кала, бигрәк тә алар кояш яктысында аермачык күренәләр. Мондый өслекләрне түгәрәк хәрәкәтләр ясамыйча, туры бер якка таба сөртергә кирәк, шулай ук дымны яхшы сеңдерә торган губка яки чүпрәк кулланыгыз.

-  кояшлы көндә тәрәзәләрне юу. Тәрәзәләрне юу чарасы кояш нурлары астында тизрәк кибә, тәрәзәдә эзләр калдыра, шулай ук күбрәк тә тотыла. Тәрәзә пыяласында эзләр калмасын һәм тәрәзәләр ялтырап торсын дисәгез, болытлы көнне сайлагыз.

- җыештыру чараларын чистартмаска. Һәрдаим чистарту чараларын (чүпрәк, себерке, щетка һәм башкалар) чиста тотарга кирәк, чөнки алар, чистартмаган вакытта узләренә бөтен тузанны, бактерияләрне туплый.

- келәмдәге тапны шундук сөртергә. Күз алдына китерегез, келәмгә ялгыш кэһвә туктегез ди, һәм сез аны шундук чистартырга тотынасыз — тап бетерү чарасы ярдәмендә корытканчы сөртәсез. Бу дөрес түгел! Сез тапны ныгытып ышкып сөрткән вакытта келәмнең тукымасы зарарлана һәм тап тукыманың эченә үк үтеп керә.
Бу очракта, иң элек, түгелгән кәһвә, сок яки шәрабны кәгазь сөлге белән пөхтә генә итеп сөртегез һәм тап бетерү чарасы ярдәмендә чистартыгыз.

Әлеге файдалы киңәшләр сезгә ярдәм итәр дип ышанып калабыз!

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев