Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
БЕЗДӘН – КИҢӘШ, СЕЗДӘН – ЭШ

Салат серләре

Тәмле һәм файдалы салат әзерләүнең үз нечкәлекләре бар. 

- Барлык ингредиентларны да бертөрле (шакмаклап, саламлап яки ярымбоҗралап) турарга кирәк. Болай салат матуррак һәм тәмлерәк килеп чыга. 

- Чи яшелчәләрне пластик яки пыяла кунада турагыз. Агач куна сок һәм исләрне сеңдерә. 

- Чи яшелчәләрне табынга утырыр алдыннан гына турагыз. Кояш нурлары тәэсирендә С витамины таркала башлый. 

- Салат ясаганда, җылы ингредиентларга салкынын кушарга ярамый. Барысы да тиешенчә суытылган булырга тиеш. Югыйсә салат тиз бозыла. 

- Салатка аз гына сарымсак тәме кертү өчен, ясап бетергәч, сарымсак ышкылган ипи кисәге тыгып торыгыз. 

- Салатны пыяла яки эмаль савытка салыгыз. Суыткычта 12 сәгатьтән артык сакларга ярамый. 

- Тозны табынга чыгарыр алдыннан сипсәгез, салат суланмас. 

- Салатны составындагы ризыклар белән генә бизиләр.

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев