Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
БЕЗДӘН – КИҢӘШ, СЕЗДӘН – ЭШ

Шоколадлы пирог

Без сезгә бик тәмле пирог рецепты тәкъдим итәбез. Сез дә пешереп карагыз.

Кирәкле ингредиентлар: 
200 грамм кефир; 
200 грамм он;
200 грамм шикәр комы;
2 аш кашыгы какао;
1 чәй кашыгы сода. 
Әзерләү ысулы:
1. Аерым савытка кефир һәм сода салып, яхшылап болгатабыз. 
2. Аннары башка савытка он, какао һәм шикәр комы салабыз. Барысын да яхшылап болгаткач, алдан ясаган катнашмага кушып, бер төрле консистенциягә җиткергәнче туглыйбыз. 
3. Пешерү өчен форманы майлап, астына пергамент кәгазе җәябез һәм камырны шунда салабыз. 
4. Аннары 200 градуска кадәр җылытылган духовкага 20-25 минутка пешерергә куябыз. Билгеле вакыт узгач, агач таякчык белән пирогның әзерлеген тикшереп карыйбыз. 
5. Әзер пирогны шикәр ширбәте (глазурь) белән бизи аласыз. 
Чәйләрегез тәмле булсын!

фото: pixabaу.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев