Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
БЕЗДӘН – КИҢӘШ, СЕЗДӘН – ЭШ

Сәламәтлек өчен 12 төрле сок

Сокларның файдасы турында күп языла. Организмны витаминнар белән баетырга, чәч, бит төсен яхшыртырга, иммунитетны арттырырга теләсәгез — соклардан да яхшырак чара табып булмыйдыр, мөгаен.

1. Кишер, имбирь һәм алма — иммун системасын ныгыта һәм чистарта.

2. Алма, кыяр һәм сельдерей — яман шешне булдырмый, холестерин дәрәҗәсен киметә, ашказаны эшен җайга сала һәм баш авыртуын баса.

3. Помидор, кишер һәм алма — тән тиресе төсен яхшырта һәм авыздан ис килүне бетерә.

4. Ачы борыч, алма һәм сөт — температураны төшерә.

5. Әфлисун, имбирь һәм кыяр — тән тиресе төсен яхшырта, дымлылыгын арттыра һәм температураны төшерә.

6. Ананас, алма һәм карбыз — артык тозларны чыгара, сидек куыгын һәм бөерне тукландыра.

7. Алма, кыяр һәм киви — тән тиресе төсен яхшырта, дымлылыгын арттыра.

8. Груша һәм банан — кандагы шикәр дәрәҗәсен җайга сала.

9. Кишер, алма, груша һәм манго — тәннең эчке җылылыгын, токсиннарга каршы торучанлыгын арттыра, кан басымын төшерә һәм организмның гомуми оксидлашуы белән көрәшә.

10. Виноград һәм арбуз — С һәм В2 витаминнары күзәнәк эчендәге активлыкны һәм иммунитетны арттыра.

11. Папайя һәм ананас — C, E витаминнары, тимер. Тән тиресенең төсен яхшырта һәм матдәләр алмашуын җайга сала.

12. Банан һәм ананас — туклыклы матдәләргә һәм витаминнарга бай, эчәклек эшен җайга сала.

Теләсә нинди препарат, дәвалау ысулы яки методикасы кулланган очракта, табиб белән киңәшләшү зарур.

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев