Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
БЕЗДӘН – КИҢӘШ, СЕЗДӘН – ЭШ

Сырганак чәе

Сырганак — витаминнарга бик бай. Аның составындагы С витамины күләме цитруслыларга караганда ике тапкыр күбрәк.

Моннан тыш, сырганакта башка витаминнар да бик күп, андагы антиоксидантлар һәм май кислотасы тән тиресенең яшь һәм сәламәт булып калуына ярдәм итә. 

Сырганак чәенә бал кушып эчсәң — ул иң ахшы антидепрессант булып та хезмәт итәчәк. Моны галимнәр дә раслаган. Моннан тыш, сырганакны ялкынсынуга каршы кулланырга ярый. Һәм тагын бер мөһим үзенчәлеге — сырганак чәе искиткеч тәмле дә әле. 

Ингредиентлар:

— 150 г сырганак,
— 2 аш кашыгы кара чәй,
— 2 аш кашыгы бал,
— 500 мл су.

Әзерләү: 

Сырганак җиләкләрен яхшылап юарга, 2/3 өлешен калак белән изәргә. Чәйнеккә изелгән һәм изелмәгән сырганак, кара чәйне салырга. Өстенә кайнар су агызырга һәм 10-15 минут ял итәргә калдырырга. 

Әзер чәйне сөзеп, теләгән кадәр бал кушарга. Әлеге эчемлекне кара чәй кушмыйча да эзерләргә була.

Чәйләрегез тәмле булсын 

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев