Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
БЕЗДӘН – КИҢӘШ, СЕЗДӘН – ЭШ

Тарталеткадагы жульен

Кабымлык ресторанныкына караганда да тәмлерәк килеп чыга. Авыз итеп карагыз!

Кирәк: 15-20 әзер тарталетка, 0,5 кг. шампиньон гөмбәсе, 2 баш суган, 0,5 ст. каймак, 1 тавык түше, 100 гр. каты сыр, үсемлек мае, тәменчә тоз.

Әзерләү: тавык түшен юып тозлы суда пешерергә. Соңыннан суытып вак итеп турарга. Суганны әрчеп вак кына турарга. Гөмбәне вак шакмакларга турап, суган белән бергә алтын төскә кергәнче үсемлек маенда кыздырырга. Шуннан соң туралган тавык түшен өстәргә һәм тагын 5 минут болгатып пешерергә. Тозларга, каймак кушып болгатырга. Тарталеткаларны әзер масса белән тутырырга, өстенә кырылган сыр сибеп 180 градуслы мичтә сыр эрегәнче пешерергә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев