Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
БЕЗДӘН – КИҢӘШ, СЕЗДӘН – ЭШ

Ташкабактан “торт”

Кирәк: уртача зурлыктагы 2 ташкабак; 3 помидор; 2 тырнак сарымсак; 2 йомырка; 2-3 зәйтүн җимеше; 4 аш кашыгы он; 200 г сыр; 50 г үсемлек мае; 2 аш кашыгы майонез; тоз-борыч.

Эш барышы:

1) Ташкабакның кабыгын әрчеп, эре угычтан уабыз. Шуңа 2 йомырка сытып, тәменчә тоз белән борыч сибәбез. Он салып, кашык белән әйбәтләп туглыйбыз.

2) Үсемлек мае тамызылган табага 2 аш кашыгы ташкабак измәсен салып, кашык белән тигезлибез.

3) Зур гына коймак килеп чыгарга тиеш. Коймакның ике ягын да алтынсу төскә кергәнче кыздырабыз. Без шундый 6 коймак кыздырдык.

4) Майонезга вак угычтан уган сыр белән сарымсакны кушып туглыйбыз. Помидорларны исә юка гына итеп тәгәрмәчләп турыйбыз.

5) Зур тәлинкәгә бер коймакны салып, өстенә сарымсаклы майонез ягабыз, помидор телемнәрен тезәбез. Помидор өстенә икенче коймакны куеп, шул ук эзлеклелектә сарымсаклы майонез ягабыз, помидор тезәбез. Шул рәвешле өсте-өстенә биш коймакны да катлам-катлам итеп тезә барабыз.

6) Алтынчы коймак өстенә майонез белән тугланган сыр яккач, помидор телемнәрен тезәбез һәм өстеннән тәгәрмәчләп туралган кара зәйтүн җимешләре белән бизибез.

"Торт"ны кайнар килеш тә, салкын килеш тә ашарга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев