Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
БЕЗДӘН – КИҢӘШ, СЕЗДӘН – ЭШ

Виноградлы помидор

3 литрлы банка өчен: 2 кг кызыл помидор, бер виноград тәлгәше, 1 татлы борыч, 1 әче борыч, 5-6 теш сарымсак, 1 аш кашыгы тоз, 1 аш кашыгы шикәр комы, 2 дәфнә яфрагы, 1 чәй кашыгы түгәрәк кара борыч, укроп, карлыган һәм чия, керән яфраклары, петрушка тамыры (ваклап туралган).

Дәфнә яфрагы белән түгәрәк кара борычтан кала, барлык продуктларны банкаларга тутырабыз да өстенә кайнап торган су салып, 20 минут тотабыз. Шуннан тозлыкны агызып алабыз, шуңа борыч һәм дәфнә яфрагы өстәп, кайнатып чыгарабыз һәм помидорларга коябыз, тагын 20 минут тотабыз. Шул процедураны тагын бер тапкыр кабатлагач, тимер капкач белән ябабыз һәм юрган каплап куябыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев