Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
БЕЗДӘН – КИҢӘШ, СЕЗДӘН – ЭШ

Яңа ел корпоративы күпмегә төшәр?

Алда торган бәйрәм турында уйланырга мәҗбүр итеп, 2015 ел календаре бөтенләй юкарып бара. Хәзердән үк күп кенә оешмалар ресторан яисә кафеда урыннар алып куя.

Кагыйдә буларак, кафе-рестораннарда Яңа ел кичәсенең гомуми бәясе бер кешегә исәпләнгән акчалар суммасыннан гыйбарәт. Шәһәр кафеларында корпоратив бәясе быел бер кешегә 1200 сумнан 2400 сумга кадәр. Бу бәягә: закускалар, беренче һәм икенче ашлар, җимешләр, эчемлек һәм алып баручысы булган программа керә. Кайбер кафеда сезгә менюның ике төрен тәкъдим итәчәкләр - традицион һәм, әйтик, диета өчен кулайрагын. Кайчакта аларның бәяләре аерылырга мөмкин. Мәсәлән, бер төре кешегә - 1500, икенчесе - 1800 сумлык булырга мөмкин.

Эчемлекләргә килгәндә, алар бер персонага граммнар буенча исәпләп куелган - шампан шәрабыннан катырак эчемлекнең 50-100 граммына кадәр. Әгәр бу гына җитми икән, кафе администрациясе сок һәм алкогольле эчемлекне үзең белән алып килергә рөхсәт итә. Җиләк-җимеш белән дә шулай. Әйтергә кирәк, үткән ел күп урыннарда үзең белән эчемлек алып килү тыелды.

Шәһәр рестораннарының бәйрәм программасы әлегә хәбәр ителми. Моны аңларга да була, юкса сюрприз булмаячак бит. Шулай да без шунысын ачыкладык, җирле алып баручылар хезмәтеннән бар җирдә дә файдаланмаячаклар - кайбер урыннарда, бәйрәм итүчеләр күңелен күрү өчен, күрше шәһәрләрдән кунаклар чакырылган. Алар катнашучылар белән төрле конкурс, викторина, уеннар үткәрәчәк. Билгеле инде, дискотекадан башка бәйрәм була алмый. Бу яктан да бәяләр төрле. Мисал өчен, кайбер рестораннарда Яңа елда күңел ачу программасының бәясе алдан ук бер кешегә исәпләп куелган суммага салынган. Кайберләрендә ул кунакларның гомуми саныннан чыгып испләнә. Мәсәлән, кафеда бер үк вакытта төрле оешмалардан берничә коллектив Яңа елны каршылый. Бу очракта, исәпләү түбәндәгечә була. Бәйрәм программасының бәясе - 16 мең сум булсын, ди. Бер кешелек табын бәясе - 1300 сум. Кунаклар саны - 50. Хәзер 16 меңне 50 кешегә бүләбез - 320 сум килеп чыга, шуңа 1300 сумны кушабыз. Нәтиҗәдә, бер кешегә - 1620 сум. Кеше азрак булган саен, бер кешегә туры килгән бәянең кыйммәтләнүе табигый. Сезнең коллектив ун кешедән тора икән, аларның һәрберсе 2900 тәңкә акча түләргә тиеш.

Бәхеткә, шәһәрдәге кафе, рестораннар арасыннан бюджетыгызга туры килгәнен сайлап алырга була. Иң кулай бәя, программа белән бергә исәпләгәндә, бер кешегә 1600 сум булачак.

Сүз уңаеннан, әгәр нәкъ Яңа ел төнендә бәйрәм итәргә теләсәгез, бер кешегә түләү бәясе 2500 сум торачак.

Без быелгы бәяләрне үткән елдагысы белән чагыштырып карадык. Ул чагында бер кеше өчен Яңа ел табынының бәясе 1500 сумнан 2500 сумга кадәр булган.

Тагын бер мөһим момент. Кафе яисә ресторанда урын алып куйганда, түләүнең бер өлешен алдан бирергә кирәк. Гадәттә, 5-10 мең сум. Бу исә, сез кире уйлаган очракта, оешма администациясе өчен гарантия булып тора.

Яңа ел корпоративына заказлар декабрь башыннан алына. Бәйрәм өчен уңайлы көн булып 25 декабрь санала, әмма бу көнгә инде барлык рестораннарда урыннар тулысынча диярлек алып куелган.

Оксана НИКОЛЬСКАЯ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев