Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
БЕЗДӘН – КИҢӘШ, СЕЗДӘН – ЭШ

Яшел тәмләткечләр файдасы

Белгечләр кайсы яшел тәмләткечнең файдалырак икәнен ачыклады.

Белгечләр кайсы яшел тәмләткечнең файдалырак икәнен ачыклады. Беренче бишлеккә: укроп, петрушка, сельдерей, руккола, фенхель кергән. 

Сельдерей А, В, K һәм Е витаминнарына бай. Анда протеин бар, шуңа эчәклек өчен файдалы. Стресстан коткара, арыганда көч кертә, су-тоз алмашын җайга сала, хәтерне яхшырта. 

Укропта В төркеме, С, А, Е, Р витаминнары, тимер, кальций, магний, фосфор күп. Ул кан тамырларын киңәйтә, баш мие эшчәнлеген яхшырта, ашказаны-эчәк тракты авыруларыннан булыша. 

Петрушкада С витамины цитруслылардан өч тапкыр күбрәк. Анда А, Р, Е витаминнары, фосфор, кальций, магний бар. Петрушка иммунитетны күтәрә, ашказаны-эчәк тракты авыруларын кисәтә, организмнан артык сыеклыкны чыгара. 

Фенхель Е һәм В витаминнарына бай. Иммунитетны күтәрә, эчәклек эшчәнлеген яхшырта, бөер, бавырга файдалы. 

Руккола клетчаткага бай, аппетитны киметә, шунлыктан ябыгырга булыша. Ашкайнату системасына файдалы, иммунитетны күтәрә, канда шикәрне киметә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев