Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
БЕЗДӘН – КИҢӘШ, СЕЗДӘН – ЭШ

Авылча бәрәңге

Сары майда, алтынсу төскә кереп пешкән бәрәңгене кемнәр яратмый икән?

Без дә сезгә шушы тәмле ризыкның бер бик тәмле пешерү ысулын тәкъдим итәбез. Тиз пешә, тәмле була. Телегезне йота күрмәгез.

Кирәк:
5-6 данә уртача зурлыктагы бәрәңге — 
Лавр яфрагы
Тоз, борыч
Тәмләткечләр (чабрец, зира, һ.б)
Соя соусы 
Үсемлек мае

Әзерләү: 
Бәрәңгене кабыгыннан чистартырга, уртача зурлыктагы телемнәргә турарга.
Суга тоз, лавр яфрагы салып бәрәңгене пешерергә куярга.
Бәрәңге яртылаш пешкәч, кәстрүлне уттан алабыз һәм суын түгәбез. Суынганын көтәргә. 
Бу вакытта духовканы 220 градуска кадәр җылытырга куярга.
Табаны майлап бәрәңгене салырга. Өстенә соя соусын һәм үзегезгә ошаган тәмләткечләр салырга, тоз өстәргә.
Саклык белән болгатырга. Соус бәрәңге телемнәрен тигез капларга тиеш. 
Табаны духовкага ярты сәгатькә куябыз. 
Искиткеч тәмле, хуш исле авылча бәрәңге әзер! 

Ашларыгыз тәмле булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев