Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
БЕЗДӘН – КИҢӘШ, СЕЗДӘН – ЭШ

Гөлназ Әхмәтвәлиевадән Цифрлы торт

Кондитер остасы Гөлназ Әхмәтвәлиева үзе яратып пешерә торган Цифрлы торт рецепты белән уртаклашты.

Бал тортының камырын артык тыгыз итәргә ярамый, чөнки пешкәч коржлар каты булачак.

Камыр өчен: 3 аш кашыгы бал, 2/3 стакан шикәр комы, 100 грамм атланмай, 1 бал кашыгы сода, 2 йомырка, 3 стакан он.
Бал белән атланмайны "су мунчасы"нда бер масса булганчы эретергә кирәк. Аннары бу массаны суытырга, калган ингредиентларны салып камыр басарга. Мин камырны бер сәгатькә суыткычка куям.
Камырны кискәч, пергамент кәгазьгә куеп, 180 градуслы кызган духовкада пешерәм. Һәрбер җәемен суытырга кирәк.

Крем өчен: 600 грамм эремчек сыры, 105 грамм шикәр комы һәм 150 мл. 33 процентлы сөт катнашмасы кирәк була. Шикәрне катнашмага салганчы, блендерда вакларга. Шуннан соң катнашмага салып, бик яхшылап бутарга. Цифрлар суынгач, тортның өске өлешен үзегез теләгәнчә бизи аласыз. 

Чәйләрегез тәмле булсын!

Гөлназ Әхмәтвәлиева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев