Яңа ел табынына 5 җиңел һәм тәмле салат
Яңа ел табынына җиңел дә, тиз дә ясала торган биш салат рецепты белән бүлешәбез.
Түбәндә язылган салатларның барысы да катлап ясала, һәр кат саен майонезны челтәрләп яки шакмаклап салырга кирәк.
«Җилкән» салаты
Кирәк: ысланган тавык ите, корейча кишер, кукуруз, йомырка, чипсы, майонез.
Әзерләү: ингредиентларны язылган тәртиптә салырга һәм һәр кат саен майонез өстәргә. Чипсыларны вакларга һәм табынга чыгарыр алдыннан гына салатның өстен бизәргә.
«Ананаслы» салат
Кирәк: тәмләткечләр белән кыздырылган тавыкның түше ите, йомырка, каты сыр, консервланган ананас, әстерхан чикләвеге, майонез.
Әзерләү: ингредиентларны язылган тәртиптә салырга һәм һәр катына майонез сыларга, иң өске катта вакланган чикләвек.
«Патшабикә» салаты
Кирәк: пешкән сыер ите, майда кыздырылган суган, корейча кишер, төшсез караҗимеш, әстерхан чикләвеге, майонез.
Әзерләү: итне, кара җимешне һәм чикләвекне турарга. Аннары һәрбер ингредиентны шул тәртиптә салып, катлап ясарга, кат саен челтәрләп майонез салырга.
«Каенкай» салаты
Кирәк: шампиньон гөмбәсе (маринадланганы да ярый), суган, ысланган тавык түше, караҗимеш, йомырка, яңа кыяр, каты сыр, майонез.
Әзерләү: шампиньонны һәм суганны вак итеп турарга, үсемлек маенда кыздырып алырга. Тавык түшен, караҗимешне һәм кыярны саламлап турарга, сырны угычтан уарга. Ингредиентларны катлап салырга, кат саен майонез.
«Тиффани» салаты
Кирәк: ысланган тавык түше, әстерхан чикләвеге, каты сыр, виноград.
Әзерләү: тавык итеп шакмаклап турарга, чикләвекне ваграк итеп турарга, сырны эре угычтан уарга, виноградны урталай кисәргә, һәм төшләрен алырга, салатның иң өстенә тезәргә.
Фото ясалма фәһем ярдәмендә ясалды
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев