Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
БЕЗДӘН – КИҢӘШ, СЕЗДӘН – ЭШ

Кипкән җимешнең файдасы

Электән үк кешеләр җиләк-җимешләрне киптереп, озын салкыннарга әзерли торган булганнар, чөнки аларда файдалы матдәләр яхшы саклана. 

ИНЖИР 
Бу җимешне юкка гына «аспирин» дип атамыйлардыр. Аның составында канны көйләп, куерудан саклый торган майлар бар. Кан тамырларында кан оешканда, йөрәк чирләре вакытында инжир ашау — файдалы. Шулай ук баш мие эшчәнлеген яхшырта, хәлсезлектән арынырга булыша.
Салкын тигәндә, югары температура, коры ютәл вакытында сөт белән инжир төнәтмәсе ярдәмгә килә. Яман шеш авыруыннан инжир профилактика чарасы булып тора, шулай ук ул калкансыман бизнең эшчәнлеген нормальләштерә.

КҮРӘГӘ 
Йөрәге авырткан кешегә кипкән абрикос бик шифалы, чөнки анда калий, магний, тимер кебек элементлар бар. Бигрәк тә алар кан басымын рәткә китерә. Җимеш эчәклекне дә чистарта, аның дулкынсыман кыскаруын яхшырта. Табиблар йөкле хатын-кызларга тимергә бай булган күрәгә ашарга тәкъдим итәләр. Кипкән абрикос күз өчен файдалы А витаминына ия. Күрәгә ябыгырга теләүчеләргә дә зур булышлык итә. Ашыйсы килү теләген җимеш кабып куеп бетереп була. Ләкин, шунысын истә тотарга кирәк, җимештә шикәр күп, шуңа да көнгә 3-5не генә ашау кулай булыр.

БАНАН
Йөрәккә, бавырга, баш миенә, сөякләргә, тешләргә, һәм, әлбәттә, мускулларга кирәкле калий чыганагы булып тора. Киптерелгән бананнар табигый шикәргә бай. Банан кәефне күтәрү сәләтенә ия. Чәч һәм тырнакларның матурлыгына, үсешенә дә уңай тәэсир итә. Белгечләр фикеренчә, кипкән бананны балаларга берни шик-шөбһәсез бирергә ярый. Бананда баш һәм нерв системасына кирәк В витаминының тәүлеклек нормасы бар.

КИВИ
Цитруслы жиләк-җимешкә караганда, кивида С витамины күбрәк. Калий һәм магний күп микъдарда булу хисабына ул артериаль кан басымын киметергә ярдәм итә. Кипкән киви кан тамырларының диварларын ныгыта, тромб барлыкка килүдән саклый.

ЙӨЗЕМ 
Кипкән виноград йөрәкне ныгыта, чөнки ул калий һәм магнийга бай. 
Йөзем хәтерне яхшырта, ютәлдән котылырга ярдәм итә, нервларны тынычландыра. Төрле витаминнарга бай йөзем җимеше йөрәк, үпкә, ашказаны-эчәк тракты, бөергә уңай йогынты ясый. Йөзем авыр физик яки акыл хезмәте белән шөгыльләнүчеләр өчен файдалы санала, чөнки әлеге җимеш мускул һәм акыл аруын җиңеп чыгарга ярдәм итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев